Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сайлыйбызмы? Сайлыйбыз!

Сайлау җитә. Тагын бер көннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар булачак. Дөрес, халыкта туксанынчы еллардагы активлык та, кызыксыну да юк.

Әмма, килешәсездер, барыбер, сайлаулар якынлашкан саен бу теманы күбрәк "кузгатабыз". Хәтта сәясәт белән бөтенләй кызыксынмаган, бернигә дә исе китми торган битарафлар да бу чорда "уянып" ала. Авыл халкы әле юк-юкта нәрсәдер үзгәрәчәгенә ышана, өметләнә шул. Ни генә булса да, сайлауларга барырга, үзеңнең фикереңне белдерергә кирәк.
"Ә сез сайлауларга барасызмы? Кемне, кая сайлыйсын беләсезме? Бу уңайдан мәгълүмат, аңлату, агитация җитәрлек булды дип саныйсызмы?" - Газета хәбәрчебез укучыларыбызга шундый сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Рәфхәт Зарипов - Түнтәр авылы:
- Сайлаулар турында мәгълүмат күп, барысын да беләбез. Билгеле, барабыз. Без бит мондый кампанияләрдән читтә калып өйрәнгән буын түгел. Монда озын итеп сөйлисе юк, бер җөмлә белән әйткәндә, илнең сәяси курсын яклыйбыз.
Солтан Фатыйхов - Смәел авылы:
- Моңа кадәр сайлауларга бармый калган булмады, монысына да барачакбыз. Гомуми алганда, сайлаулар турында аз сөйләмиләр дә кебек. Әмма, миңа калса, кандидатлар бик пассив булды, авылларда аларны белмиләр дә, халык белән урыннарда очрашулар үткәрергә, аларның фикерләрен-проблемаларын тыңларга кирәк иде. Халык та үзе кирәк дип санаган наказларын бирер, сайлаучылар алдында җаваплылык та артыр иде. Хәзер депутатлыкка үз мәнфәгатьләрен яклар, иммунитет булдырыр өчен генә киләләр дигән фикергә дә урын калмас иде. Дәүләт Советына мондый пассив депутатлар килү бик уйландыра. Без Туфан абый Миңнуллинны сагынабыз, Разил Вәлиевны, Роберт Миңнуллиннарны хөрмәт итәбез. Кызганычка, соңгысы быелгы кандидатлар арасында юк та...
Чулпан Габделганиева - Кариле авылы:
- Авыру сәбәпле, мине һәр сайлауда өйгә килеп сайлаталар, берсендә генә дә онытып калдырганнары юк. Мин моңа бик сөенәм. Быелгысын да ничектер дулкынланып көтәм. Инде тавышымны кемгә бирәчәгемне тәгаен беләм.
Валентин - Улисьял авылы:
- Сайлау буласын беләбез, ничек белмик ди инде?! Әле генә дә бригадир белән шул турында сөйләшеп утырдык. Халык та белә, җыелыш та булды, болай да мәгълүмат җитәрлек. Бездә бит халык бик актив, сәбәпсез бармый калучы да булмый.
Ранил Сәйфелганиев - иң яшь сайлаучы, Яңа Салавыч авылы:
- Инде берничә көн элек үк сайлауга чакырып, номерларыбызны күрсәткән кәгазьләр өләштеләр. Авыл Советында эшләүчеләр өйгә үк килде. Билгеле, барам. Әле беренчесе генә булгач, кызык та бит.
Фото: http://zapraudu.info/pochemu-my-idem-na-vybory/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250