Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ә сез бәйрәмгә әзерме?

Газинур Дәүлиев - үзәк хастаханәнең баш табибы:

Сабантуйга ел да, аерым приказлар язып, хезмәткәрләр белән кат-кат сөйләшеп, җитди әзерләнәбез. Авылларда булган бәйрәмнәрдә урыннардагы фельдшерларыбыз мәйданда дежур торса, Яңгул, Чепьяда участок амбулаторияләре җаваплы итеп билгеләнде. Район Сабантуенда ике ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы кизү торачак. Мәйданда исә ике фельдшер, бер табиб даими булачак.

Фәнис Газизуллин - район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары:
Бездә өч көн буе тулы состав - 30 кеше көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бөтен службалар тәртип-иминлек саклауга җәлеп ителәчәк. Хезмәткәрләрнең чираттагы ялда булганнары да бу көннәрдә эшкә чыга.

Янгын куркынычсызлыгын саклаучылар да бу көнне уяу булырга ышандыра. Авыллардагы Сабантуйларда урыннардагы депо машиналары дежур итеп билгеләнсә, район Сабантуенда бер бригада кизү торачак. Болар гатәти режимнан тыш.
Бәйрәмдә безне ниләр көтә?

110 сәүдә ноктасында эшмәкәрләр, район кулланучылар җәмгыяте, Казан, башка шәһәрләрдән килгән сәүдәгәрләр киң ассортиментта ашамлыклар, уенчыклар һ.б.-ларны тәкъдим итәчәк.

"Икмәк" кулланучылар җәмгыяте 600 килограмм шашлык, 700 данәдән артык чебурек, 300ләп коймак, 100 порция пылау, литр ярымлы 500 пластик шешәдә лимонад, газлы су, квас сатарга ниятли. Шулай ук пицца-өчпочмаклар, күптөрле казылыклар, ысланган ат кабыргалары, кайнар икмәк, тәмле чәй... тагын әллә ниләр тәкъдим итә. "Барысы да үзебездә эшләнгән, бернинди өстәмәләр кушылмаган, натураль әйберләр, райондашлар, курыкмыйча, безнең сату нокталарына рәхим итсеннәр", - ди алар.

Бәйрәм чарасында йөзәрләгән үзешчән үзенең сәләтләрен күрсәтәчәк, тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итәчәк. Ачылу тантанасында гына да 400гә якын кеше катнашачак. Бәйрәмгә профессиональ артистлар да чакырулы.
Фото: http://russiasport.ru/node/741557

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250