Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ә сез газетага язылдыгызмы

1нче сентябрьдән 2014нче елның I яртыеллыгы өчен язылу бара. Бүгенге көндә меңгә якын райондашыбыз «Хезмәт»кә язылырга өлгергән инде. Калганнар ниндиерәк фикердә? Аларның әйтер сүзләре, теләк-тәкъдимнәре дә бардыр. Шуларны белү максаты белән берничә райондашыбызга мөрәҗәгать иттек.

Тәбрис ГАЗЫЙМҖАНОВ, Куныр урта мәктәбенең директор урынбасары: «Мин традицияләргә хыянәт итмим. Кампания башлангач ук газета-журналларга язылып куям. Эшемне вакытлы матбугаттан башка күз алдына китерүе авыр. Ә «Хезмәт»кә килсәк, ул гаиләбез газетасы. Нәрсәләр ошый, ниләр юк дигән сорауга: «Нигездә мин газета эчтәлегеннән канәгать. Тик шулай да беренче биттә вак хәбәрләрнең күбрәк булуын телим. Соңгы биттәге белдерүләрнең күп булуы гына бераз ошап бетми. Алар урынына күпме язма урнаштырып булыр иде».

Вәзил ВӘЛИЕВ, пенсионер, Ор авылы: «Мин «Хезмәт»кә иң беренчеләрдән булып язылам. Һәр санын көтеп алам, яратып укыйм. Район тормышын яктырткан язмаларның күбрәк булуын телим. Яшь каләм ияләренең иҗатларын да зур игътибар белән күзәтеп барам. Чөнки газета битләрендә үз язмаларын күрү яңа гына каләм чарлый башлаганнарга канат куя, илһамландыра. Тематик сәхифәләрегезнең күбесе отышлы, әмма араларында халыкны ялыктыручылары да бар. Киләчәктә сездән җанлы, кызыклы язмалар көтеп калам, эшегездә зур уңышлар, сабырлык телим».

Гөлсинә ФАЗЫЛОВА, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы урынбасары: «Язылдык. Минем нигездә сезнең эшчәнлеккә карата бер генә дә каршы фикерем юк. Һәр өлкә тиеш дәрәҗәдә яктыртыла. Ул булмасын авыл хуҗалыгы, спорт, мәгариф, ул булмасын тарих яки аерым темага багышланган сәхифәләр - һәрберсен яратып укыйбыз. Ә кайберәүләрнең газетага карата булган критикасы белән килешеп бетмим. Эзләнү, иҗат итү, язган һәрбер сүзең өчен җавап тоту җиңел хезмәт түгел. Сезгә киләчәктә уңышлар телим, абунәчеләрегез сафы кимемәсен». Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әйтер сүзләрегез булса, 2-62-53 номерына рәхим итеп шалтыратыгыз. Сезнең фикерләр безгә бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250