Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шифалы яңгырлардан соң Шубанда Сабантуй бәйрәме гөрләде

Шимбә көн район халкы ай буе көткән яңгыр туктаусыз койды да, койды. Шубан авылының Сабантуй бәйрәме якшәмбегә күчерелде. Бәйге барышында һава торышы махсус заказ бирелгәндәй булды.

Халык күп җыелган иде. Авыл халкы, күрше авыллардан, кайткан кунаклар. Каладан да, район үзәгеннән дә, авыллардан да дәрәҗәле кунаклар җыелган иде. Бәйрәмне "Алга" җәмгыяте директоры Раиф Әнәс улы Гыйлмуллин ачып җибәрде. Авылдашларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, һәркемгә ныклы сәламәтлек теләде. Җәмгыятьнең иң алдынгы механизаторларына һәм терлекчеләренә акча салынган конвертлар тапшырды. Язгы кыр эшләре батыры Валерий Ефремов, алдынгы сыер савучылар Рәмзия Гыйматова, Мәгъфирә Галиәкбәрова һәм Оксана Зыятдинова Сабантуй флагын күтәрделәр.
Кала кунаклары да бәйрәмгә килүчеләрне котладылар һәм хезмәт алдынгыларына үзләренең алып килгән бүләкләрен тапшырдылар.
Бәйгедә күптөрле уеннар оештырылды. Балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә уеннарда һәм концерт номерлары башкаруда бик актив булдылар.
Бәйрәмнең күрке булган ат чабышы һәм милли көрәшне халык бик кызыксынып күзәтте. Ат чабышына 9 авылдан килгән 21 җайдак катнашты. Чабышкылардан беренче урынны "Татарстан" җәмгыятеннән Рушан Латыйпов яулады. Кили авылыннан килгән 11 яшьлек Марат үзенең чабышкысы белән дүртенче булып килде. Район хакимияте башлыгы Рамил Рашитович Нотфуллин Маратка "Иң яшь җайдак" буларак, махсус бүләген тапшырды.
Татарча көрәш тә нык кызды. Сабантуйның абсолют батыры исеменә Биектаудан килгән Радик Фәйзуллин лаек булды. Икенче батыр - Балтачыбыздан РинатХәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250