Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шипсыз шанс юк!

Республика күләмендә булган зур юл-транспорт һәлакәтләрен анализлап карасак, бөтенесен бер үк сәбәпләр бәйләп тора: тиешле тизлекне сакламау, каршы як полосага чыгу һәм шиплы тәгәрмәчләрнең куркынычсызлык турындагы техник регламентка туры килмәве. Нәтиҗәсе күпчелек очракта аянычлы.

Кышкы вакытка керү белән һәрбер шофер тәгәрмәчләрне сезонга яраклы итеп алыштырырга тиеш, юкса «пеләш» тәгәрмәчле машиналар бик күп кешегә зыян китерергә сәләтле. Исегезгә төшерәбез, куркынычсызлык турындагы техник регламент буенча җиңел машинаның кышкы тәгәрмәчләренең протектор биеклеге 4 мм. булырга тиеш. Ләкин шуны да белү зарур, протекторның оптималь тирәнлеге 8 мм. була.
Кагыйдә буларак, машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр «кидерү» тыела. Моны гади генә мисал белән чагыштырып була, мәсәлән, кыш көне бер аягыгызга ботинка, икенчесенә җәйге артсыз туфли (шлепанцы) киеп карагыз әле. Ничегрәк булыр икән? Барлык юл-транспорт һәлакәтләрен искә төшереп, шуны әйтәсе килә, шипсыз тәгәрмәч белән кышкы юлда шанслар юк!
Аварияләрне кисәтү максатыннан, ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарның тәгәрмәчләрен тикшерүгә игътибарны арттырачак. Алда әйтелгән регламентка туры килмәгән очракта, шоферларны 500 сум күләмендә штраф көтә һәм аны машинасы белән йөрергә тыярга да мөмкиннәр.
район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250