Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шәмәрдән телерадиотапшырулар үзәге оешуга 20 ел тулу уңаеннан

Безне көн дә эфир яңалыкларына, бай тапшыруларга кинәндереп торучы Шәмәрдән радио-телевизион тапшырулар үзәген сафка бастыру, 1980 еллар проекты буенча, 1991 елда башлана. Төзелеш эшләре "Казаньхимстрой" трестына, "ПМК-2" гә тапшырыла. Ләкин финанс мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, төзелеш туктатыла. 1995 елда исә шул ук оешма көче белән эш янәдән башлана.

Татарстандагы иң биек - 252 метрлы каланчаны монтажлау махсус рәвештә вертолет белән башкарыла, әлеге мөһим эшкә "Волгостальконструкции" тресты очкычы алына. Һәр атнаның җомгасында ул вакытта Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары булып эшләүче Николай Денисов заказны кабул итеп алучы, башкаручы һәм дә субподрядчы оешма вәкилләре катнашында объективта киңәшмә үткәрә, әлеге җыелышта Татарстан Республикасының Элемтә министры урынбасары Николай Шаховнин, телерадиотапшырулар министрлыгының бүлек җитәкчесе Владимир Якимов һәм радио-телевидениеләр тапшырулар үзәге директоры Р. Хәсәнов даими катнаша. Шулай ук "Казаньхимстрой" тресты вәкилләре, "ПМК-2" җитәкчелеге дә чакырыла. Мәгърур төзелешкә Җөмһүриятебезнең ул чактагы Элемтә министры Ринат Җәләлов белән Саба районы башлыгы Фәрит Гыйльмиев аеруча да күп игътибар итә.

Гаять тә зур оешканлык, күмәк көч бәрабәренә башкарылган хезмәт үз нәтиҗәсен бирә, 1995 елның 28 декабрендә Дәүләт комиссиясе төзелешне кабул итә, хәзерге вакытта тапшырулар республиканың 10 районын: Балтач, Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Биектау һәм Питрәч киңлекләрен колачлый.
1995 ел - егәрлеге 5 кВт.8 ТВК булган АТРС-5/0,5 телевизион станциясе ( "Россия+ГТРК "Татарстан" программаларын күрсәтүче), бинаның бер өлеше һәм 252 метрлы каланча файдалануга тапшырыла.

1996 ел - егәрлеге 4 кВт булган " Иней-4" ("Россия Радиосы") радиостанциясе эшли башлый.

1997 ел - егәрлеге 2 кВт булган АТРС-5/0,5 телевизион станциясе куелып, Беренче канал тапшырулары бирелә.

2001 ел - ТНВ каналының региональ тапшырулары башлана. 10 кВтлы телевизион передатчик һәм 2 кВтлы радиотапшырулар передатчигы файдалануга тапшырыла.

2006 ел - Республикада беренче мәртәбә DVB-Т стандартында эксперименталь цифрлы эфир телетапшырулары оеша, ул тапшыруларны җибәргәндә Россия телевизион-радиотапшырулар челтәренең Генераль директоры Геннадий Скляр , Татарстанның Элемтә һәм мәгълүмат министры Фәрит Фазылҗанов, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов иптәшләр катнаша.

2012 ел - Татарстанда цифрлы эфир телетапшырулары челтәре төзелә башлый.

Шәмәрдән телерадиоүзәгендә беренче мультиплекс рәсми рәвештә җибәрү 2012 елның 8 декабрендә, Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында башкарыла.

2014 ел - икенче цифрлы мультиплекс ярдәмендә телевизор караучылар өстәмә 10 канал карау бәхетенә ирешә.

2015 ел - Шәмәрдән цехы буенча цифрлы телевидение өчен Түбән Тәкәнеш, Симетбаш, Түбән Комазан авылларында 3 яңа объект төзелә.
Фото: mamadysh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250