Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шомыртлар чәчәк атты!

Килешәсездер, урамда табигатьнең иң гүзәл чоры - бар табигать уяна, яшәрә, яшелләнә, иртә таңнан кичкә кадәр кошлар сайрый, беренче гөлләр, үләннәр чәчәк ата...

Табигатьне кышкы йокысыннан тәмам "айнытырга" кояшлы ике көн җитте: 9 майда гына әле яфрак та ярмаган шомыртлар инде 13нче майда шау чәчәккә күмелде, бар тирә-юнь хуш искә күмелде. Күкрәк тутырып сулыйсы да, сулыйсы килә. Җәй җиткәнен белгертим дигәндәй, инде күке дә кычкырды... - Кыскасы, бар җан иясе, һәр тереклек активлашты. Кешеләргә дә кышкы ялларны онытырга (аларны искә алып, хыялланырга) туры килә, чөнки эшне чиратка куеп булмый торган чак бу. Һәммәсенә өлгерергә, бәрәңгесен, яшелчәләрен утыртырга, эшкәртергә, сугарырга кирәк. Озакламый авылларда көтү чыгар. Бу да авыл тормышын үзенчә җанландыра торган вакыйга. Кыскасы, җәйге ритмга, җәйге тормышка күчү белән Сезне!
PS. Шомыртлар чәчәк атканда ел да була торган салкыннар булырмы икән быел? Зөфәр Хәйретдинов җырлый торган популяр җырдагыча, "шомырт салкыннары, майның салкыннары" булырмы, әллә читләтеп үтәрме? Ияләшмәгән көе эсселәрдән бераз арып та киттек кебек, нигәдер бераз салкынчарак булса яки бер җылы яңгыр явып үтсә... дип өметләнәбез.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/ninapr/post166421424/comments

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250