Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шәһәрара автобусы юлдан түбән төшеп ауган

Бүген сәгать 15.26лар тирәсендә Татарстанның Мамадыш районында Мамадыш-Кукмара юлының 20 нче километрында Киров-Яр Чаллы маршруты буенча баручы Hyundai пассажир автобусы юлдан түбән төшеп ауган.

Идарә итү системасының реактив штангасы өзелү нәтиҗәсендә, йөртүче идарәне югалткан.
Автобуста барлыгы 15 пассажир һәм йөртүче булган. 3 кеше зыян күргән, һәлак булучылар юк.
Мамадыш ПАТПнән, пассажирларны Яр Чаллыга җибәрү өчен, автобус оештырылган. Зыян күрүчеләр Мамадыш районы хастаханәсенә җибәрелгән.
Башлангыч мәгълүмат буенча, "Hyundai" автобусы белән идарә иткән 1958 нче елгы ир һәлакәттә гаепле санала. Ул зур тизлек белән Кукмара ягыннан Мамадышка таба хәрәкәт иткәндә, юлның киңлеген һәм транспорт чарасының зурлыгын исәпкә алмаган, нәтиҗәдә, автобус юлдан түбән әйләнеп, сул янына ауган.
Полиция мәгълүматы буенча, 1939 нчы елгы пассажирның тәне җәрәхәтләнгән һәм ул районның үзәк хастаханәсенә җибәрелгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматы буенча, һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүгә 32 кеше һәм 11 техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 2 хезмәткәр, 2 техника җәлеп ителгән.
Чыганак: ИА Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250