Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сизнер халкы сусыз тилмерә

"9нчы февральдән бирле авылыбызда су юк. Бу мәсьәләне кайчан хәл итәрләр икән?" - дип элемтәгә керделәр Сизнер авылыннан.

Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов сүзләренә караганда, башнядагы су биеклеге тиешле дәрәҗәдә түгел, шуның өчен яңасын казу кирәк. 16нчы февральдә Казаннан җир бораулау оешмасы килеп, эш башланырга тиеш. Ә әлегә ялгыз яшәүче өлкәннәргә су ташу өчен хезмәткәрләр билгеләнгән. Авылга якын барлык чишмәләр дә кардан ачылган, бәкеләр ясалган, сукмаклар салынган. Авыл фермасындагы 330 баш мөгезле эре терлеккә дә суны читтән ташыйлар.
Фото: http://fototelegraf.ru/?attachment_id=105394

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250