Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Сәләт-Болгар» форумы

8нче июль, якшәмбе көнне районыбызның бертөркем актив укучылары Алексеевск районына - Биләргә юл тотты.

Биредә «Сәләт-Болгар» форумы узды. Республикада «Сәләт» лагере оешканга быел 15 ел. Форум да шуңа бәйле рәвештә үткәрелде. Биредә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, тәбрикләү сүзләрен, фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Биләр җирендә сәлкешләр, әйдаманнар, кунаклар катнашында төрле ярышлар узды, бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Биредә, чыннан да, талантлы балалар җыелган иде, чөнки алар һәрбер бәйгедә осталыкларын, оригинальлекләрен күрсәтте.
«Сәләт-Болгар» форумына килгән активистларга истәлекле бүләкләр - «Сәләт» лагере символикасы төшерелгән футболка, браслет, банданалар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250