Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сөләйман хәзрәт өчен 1 миллион сум тәкъдим итәләр

7 февраль көнне югалган Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү дәвам итә. Имамның гаиләсе Сөләйман хәзрәтнең кайдалыгын дөрес әйткән кешегә 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләк ышандыра.

Исегезгә төшерәбез Сөләйман хәзрәт үзе генә булмый, аның белән кардәше дә булган. Ул кеше хакында да әлегә бернинди хәбәр дә юк. 7 февраль көнне иртәнге уннарда имам Мордовиядән Казанга чыгып китә. Шул ук көнне 14:30да аны Буада күргәннәр. Юлчыларның икесенең дә телефоннары сүндерелгән. У071РЕ 116/rus номерлы Toyota Corolla автомобиле инде табылган. Ул ишекләре ябык килеш Буа шәһәрендә торган.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250