Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Смәел" җәмгыятендә терлекләренең рационнары исәптәме?

Бүген "Смәел" җәмгыяте базасында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булды.

Хуҗалык җитәкчеләре иң элек фермаларда булып язга күчеш чорында малларны тәрбияләү шартларын карадылар, бозаулар, савым сыерлары һәм симертү терлекләренең рационнары белән кызыксындылар. Бу чорда терлек организмы витаминнарга аеруча мохтаҗ була. Аның җитмәгән өлешен төрле макро-микро элементлар белән тулыландыру юллары күрсәтелде.Соңыннан Смәел мәдәният йортындагы киңәшмәдә белгечләр терлекчелектәге яңа технологияләр турында сөйләделәр.Биредә шулай ук район хуҗалыкларында терлекчелектәге ике айлык эш нәтиҗәләре турында сөйләшенде, киләчәккә бурычлар билгеләнде.Семинар-киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин алып барды, идарәнең терлекчелек буеныа әйдәп баручы белгечләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250