Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Солдат хаты

Исәнме, әни! Ничек хәлләрең? Менә сиңа хат та язарга булдым әле, алайса гел телефоннан гына сөйләшәбез. Кайткач, искә алып, көлә-көлә үзем дә бер укырмын.

Бүген 2011 нче елның 26нчы сентябре, мин көндезге нарядта. Хезмәт срокларын тутырган солдатлар әкренләп өйләренә китә тора, әле безгә 7 ай бар.
Яшермим, әнием, минем дә тизрәк өйгә кайтасым килә. Эх, Балтачыма кайтсам, дуслар, туганнар белән бер утырып күңел ачар идек, төшкә кадәр йоклар идем. Рәхәтләнеп компьютер артында утырулар, кайчан телисең, шул вакытта диванда кырын ятып торулар... Барысы да сагындыра. Өйдә мондагы кебек фәрман бирүче юк шул. Шулай да, миңа монда ошамый түгел, ошый үзе. Монда тәртипкә, гражданкада вакытта кадерен белмәгән нәрсәләрнең кадерен белергә, дуслыкны, яхшылыкны бәяләргә өйрәнәсең. Ак ипи өстенә яккан сыер мае белән суынган чәй дә дөньядагы иң затлы ризыклардан да тәмле тоела. Көлке, әлбәттә, әмма бу нәкъ шулай.
Менә шул, әни, тагын хатлар язармын әле, шалтыратышып та торырбыз. Барыгызга да кайнар сәлам белән,
Ранил ГАЛЛӘМОВ. Архангельск өлкәсе, Мирный каласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250