Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сорау — сездән, җавап — бездән

«Су трассасын алмаштыру сәбәпле, 1 ай буе бездә су юк, бик азга гына булып ала да, икешәр тәүлек бетеп тора. Трасса алмаштыру турында авыл халкын кисәткән кеше юк. Безгә нишләргә соң?», дип шалтыраттылар Смәел авылыннан.

Бу сорауга коры гына итеп авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов җавап бирде: «Су трассасында эшләр ноябрь башында башланды. Аны «Мелиоратор» оешмасы башкара. Су трассасын өр-яңаны сузабыз, халыкны су белән тәэмин итү өчен эшлибез. Халык тилмермәсен, гел сулары булып торсын өчен тырышабыз. Эш дәверендә төрле уйланмаган хәлләр килеп чыга, халык әзрәк түзем булсын һәм безне дә аңласын иде».
Иске Торҗа авылында да 3-4 көн су булмавын, телефон эшләмәвен хәбәр иттеләр. Авыл халкы бу хәлләргә бик аптырашта.
«Торба тишелү сәбәпле, ремонт эшләре башкарылды. Слесарь берәү генә, тиз эшләп өлгерә алмый, ә авыл кешеләре су иң беренче чиратта үзләренә кирәк булса да, булышырга ашкынмыйлар, гел читтә калып баралар. Бүген су булды инде дип җавап бирде Борнак авыл җирлеге башлыгы Рима Исьмекова 29нчы ноябрь көнне. Телефон эшләмәү буенча АТСка хәбәр ителгән, запас частьлар булмау аркасында халык әлегә телефоннан куллана алмый. Тик белгечләр үз эшләрен озакка сузмаслар».
«Балтачта «Хәйрия» кибете барлыгын ишетеп беләбез. Анда нәрсәләр тапшырып була соң? Таләпләре бармы икән? Эш сәгатьләре белән дә таныштырып үтмәссезме», дигән шалтырату алдык берничә кешедән.
«Мохтаҗ гаиләләргә булышу максатыннан оештырылган «Хәйрия» пунктында телевизор, кер юу машиналары, суыткычлар, уенчыклар, урын-җир кирәк-яраклары, ир-ат, яшүсмерләр өчен курткалар бик сорала һәм тиз арада алынып та бетә. Таләпләргә килсәк, киемнәр юылган, чиста булырга тиеш, ертылган, сүтелгән булмасын. Дүшәмбедән алып җомгага кадәр иртәнге 8дән кичке сәгать бишкә кадәр эшлим, шимбә, якшәмбе ял итәм. Берәр җиргә эш буенча киткән булсам, кибет ишегенә номерым язылган, шуның буенча шалтыратып, минем белән элемтәгә керә алалар. Мин кайтып җитмәгән очракта, үзәктә эшләүчеләр киемнәрне яки башка алып килгән әйберләрне алып калып, әйбер артыннан килгән кешеләргә биреп җибәрә алалар.
Безгә «Гаилә һәм балалар» социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, авыл җирлекләре җибәргән, тәкъдим иткән мохтаҗ кешеләр килә, шулай ук авыр тормышта яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала. Һәркайсына көчебездән килгәнчә ярдәм итәбез», диде «Хәйрия» кулланышта булган киемнәрне кабул итү һәм тарату пунктында эшләүче Гүзәл Фатыйхова.
«Инвалидлар ункөнлеге вакытында гына булса да коляскада йөри торган һәм урын өстендә ятучы авырулар өчен Балтач хастаханәсеннән хирург, невролог кебек табиблар өйгә килә алмасмы икән?», дип кызыксына Чепьядан Фәнирә Гарифуллина.
«Әлегә безнең йортларга йөреп ярдәм күрсәтерлек табибларыбыз юк, дөресрәге алар җитеп бетми, чөнки кайберләре отпускыда. Шуңа күрә әлеге вәзгыятьне әле генә чишү мөмкин дип ышандырмыйм», диде район хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250