Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Совет берләштерә

16нчы ноябрь көнне «Корстон» күңел ачу һәм сәүдә комплексында ТР муниципаль берәмлекләре Сове­тының VI съезды булып узды.

Биредә 1000нән артык делегат катнашты. Аптырарлык түгел, бүгенге көндә барлыгы 989 муниципалитет бар. 6 ел элек төзелгән әлеге Совет кечкенә генә авылларның да, меңәрләгән халкы булган шәһәрләрнең дә проблемасын хәл итүне үзенә максат итеп куя. ТР муниципаль берәмлекләре Советы муниципалитетларның ихтыяҗларын Президент, Хөкүмәт һәм республиканың җитәкче структураларына тәкъдим итә. Нигездә Совет күпсанлы муници­палитетлар һәм дәүләт хакимиятен бәйләүче буын булып тора.

Совет белән 2010нчы елдан 20 елдан артык Чирмешән районы башлыгы булып эшләгән Минсәгыйть Шакиров җитәкчелек итә башлады.

Мөһим мәсьәләрне күтәргән әлеге съезда безнең районнан муниципаль район башлыгы Марат Зарипов, аның урынбасары Наил Сабирҗанов һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Чарада муниципаль берәмлекләр Сове­тының эше турында бәян ителде, ревизия комиссиясенең доклады тыңланды. Шулай ук монда авыл, шәһәр проблемалары күтәрелде. Акча, халыкның активлыгы һәм кадрлар хәзерләү авыл белән шәһәрләрне берләштерә дигән фикер дә ассызыкланды. Нәкъ менә шушы проблемаларны хәл итми уңай нәтиҗәгә ирешеп булмаганлыгына да басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев