Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өстәмә түләүләр

Социаль яклау бүлеге хәбәр иткәнчә, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгәндә яраланып, инвалид калган солдатларга, сугыштан алган зыянны каплату өчен, дәүләт тарафыннан ай саен компенсацияләр түләү каралган.

Бу Россия Федерациясенең «Хәрби хезмәткәрләрне акчалата тәэмин итү һәм аларга аерым түләүләр бирү» турындагы 306 номерлы Федераль законга нигезләнеп тормышка ашырыла. Сугыш барган вакытта яраланып һәлак булганнарга да компенсация түләнә, бу очракта аларга тиешле акчага гаилә әгъзалары - әти-әниләре, тол калган хатыннары (50 яшен тутырган яки инвалид булса), 18 яше тулмаган балалары ия булырга мөмкин. Монда да законның үз таләпләре бар.
Болардан бигрәк, әлеге компенсациягә өмет баглаган кешенең сугышта яки хәрби хәрәкәтләрдә, бәрелешләрдә, хезмәт иткәндә, хәрби җыеннарда алган яраларын, контузиясен, гариплеген раслаучы социаль медико-экспертиза бюросы биргән белешмәсе һәм әлеге сәбәпләр шушы белешмәдә күрсәтелгән булырга тиеш. Әгәр белешмәдә русча «заболевание получено в период военной службы» дигән җөмлә язылган икән, бу очракта гражданинга акчалата компенсация каралмаган. Кыскасы, янәшәбездә хәрби җәрәхәтләрдән интегеп яшәүчеләр бар икән, район социаль яклау бүлегенең 2-40-60 номерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат алырга мөмкин. Компенсация кемнәргә бирелә, кемнәргә бирелми, нинди очракта түләнә, нинди очракта юк һәм нинди документлар булуы мәҗбүри икәнлеген алдан ук белешсәң, бүлекнең үзенә барып йөрүләрең бушка булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250