Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Су кулланучы райондашларыбыз игътибарына - счетчиклар кую турында

Россия Федерациясенең 2009 елның 23 ноябрендә кабул ителгән законы нигезендә, инде узган елның 1 июленә үк һәр йортка су счетчиклары куелган булырга тиеш иде.

Әмма бу таләпне үтәмәүчеләр дә бар әле. Шуңа күрә тагын бер кат искәртәбез: суга счетчик куегыз. Торак-коммуналь хуҗалыгы контролерлары тикшерү белән килгәндә кыен хәлдә калырлык булмасын.
Кем суны счетчиксыз файдалана яки счетчигы инде искергән булса (файдалану вакыты 6 ел) яисә счетчигының пломбалары булмаса, суны счетчикка кертмичә урлау очраклары ачыкланса артык акчаларыгыз чыгып китәчәк: су өчен соңгы 6 ай нормасы буенча, кешеләр саны, терлекләр, бакча, мунча исәпләнеп алыначак.
Гомуми йортта торучылар өчен дә мәҗбүри тәртип кертелде. Су башта һәр подъездга куелган гомуми счетчикка килә. Шуннан фатирларга тарала. Фатирлардагы счетчиклар санаган күрсәткеч суммасы уртак счетчиктагысы белән чагыштырыла. Һәм аерма (ә ул булмый калалмый) түләү өчен фатирларга бүленә.
Кайсы фатирда счетчик юк, аңа шунда яшәүчеләр саныннан өлеш чыгачак. Шуңа күрә судан файдалану өчен счетчиклар куйдыруга һәр йорт, һәр фатир хуҗасы җитди карасын иде. Аннан күп фатирлы йортларга исемлекләр дә әзерләп куелды. Фатирларда яшәүчеләр һәр айның 23-25е көннәрендә күпме подъездга язылган исемлеккә су тотканнарын язып барырга тиеш.
Исемлекнең тулылыгына йорт өчен җаваплы кеше контрольлек итә. Счетчик куйганда яки алыштырганда Ленин урамы 3нче йортта урнашкан офиска коммуналь хуҗалык контролерларына хәбәр итү мәҗбүри.
Фатирга килгән-киткән кешеләр турында мәгълүматны да бер атна эчендә аларга җиткерергә кирәк.
Хәбәрләшү өчен телефон: 2-52-45. Түләү мәсьәләсендә аңлашылмаучылык булса, бердәм исәп-хисап үзәгенең («ЕРЦ-Балтаси») телефоны: 2-50-95.
Фото: http://news.21.by/regional-news/2011/10/11/386001.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250