Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Табигать — ул тиңсез хәзинә

Урта Көшкәт урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы 26нчы апрель көнне зур кунаклар кабул итте. Биредә «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы тарафыннан үткәрелүче «Парклар маршы» акциясе кысаларында зур тантаналы чара үткәрелде.

Районыбыз күләмендә экологиягә һәм табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, елның-елында традицион рәвештә, «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы район мәгариф идарәсе белән берлектә бу чараны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә тырыша. 26нчы апрель көнендәге чарада да районыбыз җитәкчеләре белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкилләр катнашты. Министрлыкның әйдәп баручы белгече Индира Томаева экологиягә кагылышлы рәсем, инша, фотосурәт, сыерчык оясы ясау бәйгеләрендә җиңү яулаган укучыларны һәм табигатьне саклау буенча нәтиҗәле белем һәм тәрбия биргән укытучыларны тәбрикләп узганда рәхмәтен дә белдерде: «... район җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе дә бу эшкә җитди карый. Балаларда яшьтән үк табигатькә карата мәхәббәт уяту - бу зур батырлык. Минем әле республикада бер вакытта да 26 мәктәпне, моның кадәр күпсандагы укучыларны берьюлы бүләкләп үткәнем булмады. Димәк, кушылган эш үтәлеп кенә калмый, ә аның нәтиҗәсе дә сөендерә. Сәнгатькә, гүзәллеккә гашыйк балалар табигатькә зыян сала алмыйлар. Удмурт милләтеннән булган балаларның ялкынлы чыгышлары мине таң калдырды. Гомумән, мин Балтач районыннан зур тәэсирләр белән китәм», дип үз фикерләре белән уртаклашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Зәкиев та: «Яз килү һәм «Парклар маршы» бәйрәме үткәрелү бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Бүгенге чараның әһәмияте шунда: табигатьне саклау өчен без үзебезнең белемнәребезне тикшерәбез, табигать турындагы уйларыбызның яхшымы, яманмы булуын ачыклыйбыз. Нәтиҗәдә, яңа фикерләр туа. Чисталык булдыру, табигатьне саклау үзебез өчен кирәк. Җәмәгать, шуңа күрә бу хакта ныклы итеп уйлансак, күп нәрсәнең үзебездән торганын онытмасак иде?! Чисталык икеайлыгы бара, тирә-юньне чистартыйк һәм чисталыкны саклый да белик!» дип кушылды. Урта Көшкәт мәктәбе укучылары тарафыннан тәкъдим ителгән театральләштерелгән тамашаның эчтәлеге урманнарны саклыйк, табигать - ул безнең тиңсез хәзинәбез дигән девизны хәтерләтте. Балаларның бәйгеләрдә актив катнашып, иҗади осталыкларын күрсәтә белүләре дә районыбызның яшь экологлары сафының киңәюен дәлилләүче бер ачык мисал булды.
Тантана «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы җитәкчесе А.Фәрхетдиновның һәркемне агачлар утыртырга чакырган мөрәҗәгате белән тәмамланды.
Рәсемдә: кунакларның укучыларны бүләкләү мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250