Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе 18-21 нче сентябрендә чираттагы Активлар мәктәбен үткәрә

«2011-2015 нче елларда Татарстан Республикасы авыл яшьләре" максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе 2014 нче елның 18-21 нче сентябрендә чираттагы Активлар мәктәбен үткәрә.

Бишенче ел рәттән әйдәп баручы авыл яшьләренең әлеге чарада катнашырга мөмкинчелекләре бар. Активлар мәктәбендә Аграр яшьләр берләшмәсенең иң алдынгы, иң сәләтле вәкилләре белән бер рәттән, берләшмәнең эшчәнлеге белән яңа танышып килүче яшьләр дә очраша.
Вакыйга барышында район җирлекләрендә эшләүче оешмаларның уңышлары, киләчәккә планнары белән танышу, шәхси һәм профессиональ сыйфатларны үстерү, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм мәдәни чаралар үткәрү көтелә.
Бүгенге көндә Аграр яшьләр берләшмәсе оешмасы яшьләрнең киләчәккә иҗтимагый проектларын, шулай ук яшьләр политикасында компетенцияләрен устерү урыны. Авыл яшьләре өчен Аграр яшьләр оешмасы тәҗрибә уртаклашу урыны да. Активлар мәктәбе күпчелек яшьләр өчен тормышка караш үзгәртү урыны да булды.
Әлеге чарада безнең районнан Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлеге рәисе Айрат Хайруллин Һәм активистлары Энҗе Сабирова белән Айсылу Асадуллинаның да катнашуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250