Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан Диния нәзарәте “Сөючеләр фида кыла” телемарафоны уздыра.

Корбан бәйрәме уңаеннан, Татарстан Диния нәзарәте "Яңа гасыр" телеканалы белән берлектә "Сөючеләр фида кыла" телемарафоны уздыра.

Узган ел Татарстан Диния нәзарәте Корбан бәйрәмендә беренче мәртәбә хәйрия телемарафоны уздырган иде. Телемарафон яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ ятим инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру максатыннан оештырылды. Әлеге максатны тормышка ашыру һәм мөселман өммәтендә хәйрия телемарафоны аша игелекле гамәлләр кылырга чакыру быел да дәвам итә. Әлеге хәйрия телемарафоны 4 октябрьдә көн дәвамында барачак.

Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон счётыннан инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәге счетына 45 сумга якын акча күчә (төгәл сумма операторга бәйле). Садака биргәнне раслауны сорап, SMS киләчәк. Бу сорауга җавап бирү бик мөһим - расламаган очракта акча балаларга күчми. Зуррак сумма күчерергә теләгәндә, "ЗАКЯТ" сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән сумманы язарга. Иң мөһиме - расларга онытмагыз.

Шулай итеп, 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзе белән SMS яки "ЗАКЯТ" + буш ара (пробел) һәм сез күчерергә теләгән сумманы язып SMS җибәрергә.
Фото: http://islam21.ru/dunyada/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250