Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстан милли проект буенча 160 автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай алачак

Киләсе елга Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада күчмә составны яңарту планлаштырыла.

"Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты буенча Татарстан 2021 елда 206 берәмлек транспорт алачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Транспорт министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, агымдагы елда республика милли проект буенча 73 автобус алырга тиеш. Шуларның 53е сатып алынган инде, тагын 20сен китерү планлаштырыла. «Киләсе елга план күбрәк», - дип ассызыклады ул.

Аерым алганда, 2021 елда илкүләм проект буенча Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада күчмә составны яңарту планлаштырылган. 160 зур автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай килер дип көтелә, дип аңлатты спикер.

"Паркны яңарту - шул исәптән куркынычсызлыкны тәэмин итү дә. Төбәк юлларында йөрүче 1830 транспортның тузу дәрәҗәсе 50%тан артык. Аларны алыштырырга кирәк һәм алмашка яңа буын автобуслары килергә тиеш", - дип билгеләп үтте Хәнифов.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автобус