«Татарстан яшьләре» газетасы мәзәкләре
Хәтта иң бәхетсез кеше дә иң бәхетле маймылга әйләнергә теләми. * * * Генерал малаена чакыру китергән почтальонны икенче мәртәбә армиягә алганнар. * * * Әгәр кыз бала егетем мине артык акыллы булганым өчен ташлады дип уйлый икән, димәк, ул шыр тиле. * * * Хәзер ике кешенең берсе икейөзле....
* * *
* * *
Әгәр кыз бала егетем мине артык акыллы булганым өчен ташлады дип уйлый икән, димәк, ул шыр тиле.
* * *
Хәзер ике кешенең берсе икейөзле.
* * *
- Мин үземнең психиатрыма: "Колагыма тавышлар ишетелә", - дигән идем, ул: "Синең психиатрың юк", - дип җавап бирде.
* * *
- Холмс, җинаятьне ничек ачарга?
- Аның кемгә файдалы булуын ачыкларга кирәк.
- Ә ул бөтен кешегә дә файдалы булып чыкса?
- Димәк, бу җинаять түгел.
* * *
Бернәрсә дә уйламас өчен кешеләр телевизор уйлап чыгарганнар.
* * *
Балаларга иң яхшысын бирегез. Үсеп җиткәч алар аны барыбер тартып алачак...
* * *
Мирас никадәр зуррак булса, фәкыйрь туган-тумачалар шулкадәр күбрәк.
* * *
Кыргыйларга рәхәт булган: ошамаган кешеләрне үтергәннәр, ошаганнарын ашаганнар.
* * *
Телевизордан читтән кертелгән товарларга алмаш әзерләүдәге уңышлар турында сөйлиләр, әмма рекламаларында моның киресен күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев