Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанда атна ахырына кадәр карлы-буранлы һава торышы сакланачак

Якын көннәрдә республикада температураның кискен тирбәлешләре көтелми.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Татарстанда кар, буран һәм уртача тизлектә исүче җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә, 25 һәм 26 ноябрьдә, Татарстанда һава торышына төньяк циклон йогынты ясаячак. Шуңа күрә республика территориясендә кар көтелә, урыны белән буран булырга мөмкин.

«26 ноябрьдә көндез төньяк-көнчыгышка күчүчән көньяктан исүче уртача тизлектәге җил көтелә», — диелә башлангыч фаразда.

Температураның кискен тирбәлешләре көтелми. Төнге сәгатьләрдә 2-9 градус салкын булачак. 25 ноябрьдә көндез термометр баганалары -3 градустан, ә 26 ноябрьдә -6 градустан түбәнрәк төшмәячәк. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Синоптиклар фаразлары буенча, карлы һәм буранлы һава торыша атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Температура шулай ук төнлә — 5-10, көндез -1дән алып -6 градуска кадәр салкын булачак.

Фото: веб-редактор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы буран