Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанга өлкәннәр өчен гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде

Республикага 337 меңнән артык доза килгән.

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде. Бу хакта «Татар-информ» МА республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе - 337 490 доза Совигрипп препараты килде", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Министрлыкта бу вакцинаның өлкәннәр өчен булуын билгеләп үттеләр.

Дүшәмбедән башлап республика халкы поликлиникага прививка ясатуны сорап мөрәҗәгать итә ала. Беренче партия белән бергә Татарстанга өлкәннәр өчен 50% вакцина дозасы килгән. Бүгенге көндә 700 мең татарстанлы гриппка каршы прививка ясарга өлгергән инде.

Гриппка каршы вакцинаның соңгы өченче партиясе октябрь ахырына килеп җитәчәк.

Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация дарулар коронавирус covid-19 вакцина