Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Татарстанның иң яхшы почтальоны безнең районда

"Татмедиа" җәмгыятенең почтальоннар арасында игълан иткән бәйге нәтиҗәләре билгеле булды, җиңүче безнең районнан Сосна почта бүлекчәсе почтальонкасы Гөлзилә Әхмәтҗанова.

Бер үк көнне ирен, бертуган энесен мәңгелеккә югалту ачысын татыган, хәсрәтен җиңеп, әтисез калган ике сабыен аякка бастыра алган, хәләл көче белән йорт җиткергән, уңганлыгы, тырышлыгы, мәдәнияттә, спортта активлыгы белән дан казанган, "Хезмәт"ебезгә яздыртуда, аны халыкка илтеп җиткерүдә фидакарьләрчә хезмәт куйган хөрмәтле почтальоныбызның уңышка ирешүенә чиксез куандык.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин почтальоннар арасында уздырылган бәйгедә җиңүчеләрне Казанга җыеп котлады. Йорттан йортка йөреп, кешеләргә почта тараткан, һәр подписка чорында газета-журналларга яздырган, еш кына җирле халыкның иң якын кешесенә әйләнгән почтальоннарга һәм, гомумән, бөтен почта бүлекләренә рәхмәтләрен җиткерде.

Мәгълүм булганча, әлеге бәйгедә катнашу өчен подписка чорында "Татмедиа" җәмгыятенә караган район яки шәһәр газеталарына узган елдан күбрәк кешене яздыртырга кирәк. Бу күрсәткечне кимендә 5 процентка арттыру мәҗбүри иде. Шулай ук почтальон хезмәт күрсәткән җирлектә яшәүчеләр санына карап, аларның күпмесе газет-журналлар алдыруына да игътибар бирелде.

Уңган почтальоныбызны, 2016 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясап, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте "Иң яхшы авыл почтальоны" дип таныды. Аның тырышлыгы белән авылның 77 проценты газета-журналлар укый. Агымдагы ярты еллыкта авылда 208 кеше районның "Хезмәт" газетасын алдырта. Үткән елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, ул бу юлы 10 процентка күбрәк кешене яздырткан.

"Мин инде пенсия яшенә җиттем, тик халык ялга чыгуымны теләми, тагын эшлә әле дип сорыйлар. Гомер буена шушы авылда хат ташучы булып эшләдем, көн саен җәяүләп биш чакрым юл йөрим. Халык та, җитәкчеләр дә хезмәтемне күрәләләр, бәялиләр, район редакциясеннән, Россия һәм Татарстан почта идарәләреннән дә Рәхмәт язулары белән бүләкләделәр", - дип инетрвью бирде Гөлзилә Әхмәтҗанова журналистларга.

Сосна халкын "Хезмәт"ле иткән Гөлзилә ханымга алдагы тормышында бәхет-шатлык, сәламәтлек, иминлек кенә теләп калабыз.

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250