Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Түбәдән кар төшерәм дип имгәнә күрмә тагын

Шимбә, ял көнне күпчелек кеше түбәдән кар төшерергә планлаштыргандыр. Бу бик куркыныч эш, саклык чараларын күреп эшләргә кирәк.

Күпфатирлы йортларның, биек объектларның түбәсен кардан арындыру өчен кайбер оешма-учреждениеләргә махсус кран да чакыртырга туры килде. Бу үткән атнада мондый күренешләргә еш тап булдык. Авылларда йөргәндә, җитештерү объектларының түбәләрендә хезмәткәрләрнеңме анда, яисә яллап эшләтүчеләрнеңме кар көрәгәнлеге күренә, әлбәттә инде, башта каска юк... егылып төшсә, хуҗалык җитәкчесе аның имгәнүен үз өстенә алырга тырышмаячак бит инде... Шуңа күрә, иптәшләр, кушкач тыңламыйча булмый, аңлыйбыз, тик сакланып кына эшли күрегез.
Урындагы хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча җаваплы белгечләр дә, иминлек кагыйдәләрен, түбәгә үрмәләгәнче, бер кат исегезгә төшерсә зыянга булмас.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250