Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Торак төзелеше, җир бирү турында

Бүген (5 май) Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, социаль ипотека программасы буенча, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру, районнарда күп балалы гаиләләргә җир мәйданын бирү барышы буенча киңәшмә узды.

ТР Торак-коммуналь, төзелеш һәм архитектура министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның 4 маена республикада 785,7 мең квадрат метр торак төзелгән (бу күрсәткеч - еллык бурычның 31,7 проценты). Соңгы ике атнада 83,5 мең квадрат метр торак төзелгән. Болар - социаль ипотека, күпфатирлы инвестицион торак, шәхси торак төзелеше программалары буенча тораклар.

Балтач муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-комму-наль хуҗалыгы бүлеге белгече белдерүенчә, соңгы чорда безнең районда торак шартларын яхшыртырга теләк белдереп, социаль ипотека кысаларында 8 гаиләдән гаризалар кабул ителгән. Бу гаризаларга нигезләнеп, аларга йорт салу максатыннан, Дәүләт торак фондына (ДТФ) йортлар салу өчен бистәнең Кол Шәриф урамында җир бирелде. «Әлеге программа районда 2005нче елдан эшләп килә, аның буенча бүгенге көнгә 8 гаилә торак шартларын яхшыртты. «Социаль ипотека» программасы, нигездә, бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларга кагыла. Район башкарма комитеты тарафыннан, хәзерге вакытта «Социаль ипотека» программасы буенча 2012-2013нче елларга шәхси йортлар төзүне ДТФның финанслау планына кертү буенча эш алып барыла. Гаилә әлеге программага яшәү урыны буенча гына гариза тәкъдим итә ала. Дәүләтнең бу программасы бигрәк тә яшь гаиләләр өчен әһәмиятле. Программаның төп өч шарты бар, искәртеп үтәбез: әгәр торак яшәргә яраксыз яки яшәү мәйданы бер кешегә 18 кв. метр мәйданнан ким булса; эшкә яраклы гаилә әгъзаларының эш урыннары булу шарт һәм аның берсе бюджет өлкәсендә эшләве кулай; гаиләнең айлык кереме айлык чыгымнарны капларлык һәм торак өчен түләп барырга җитәргә тиеш», дип белдерде киңәшмә азагында бүлекнең әйдәп баручы белгече Гөлнара Әхмәдиева.
Шулай ук тагын районда «Авыл кредиты» («Кредиты села») дип аталучы программаның эшчәнлеген дә бәян итеп үтик. «Авыл кредиты» программасы буенча 22 гаиләгә 10 миллион сумлык акча бүленеп, финанслау мәсьәләләре башланды. Бүгенге көндә дә гаризалар кабул ителә.
Халыктан, бигрәк тә яшь гаиләләрдән кергән күпсанлы сорауларга нигезләнеп, шуны әйтеп үтәсе килә: алар, нигездә, район үзәгендә күп фатирлы йортлар төзелсен иде, дигән теләк белдерәләр. Ләкин бу мәсьәлә әлегә ачык кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250