Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Цифрлы телевидениягә күчәбез!

Балтач халкына цифрлы телевиденияне Шәмәрдән,Чепья ретрансляторларыннан карау мөмкинлеге бар.

Рәсәй халкына 2010-нчы елга кадәр 4-тән артык телевизион тапшырулар программасын карау мөмкинлеге юк иде. Шул ук вакытта аналог телевиденисен тапшырулар программасын арттыру, үстерү дә соңгы чигенә җиткән иде.

Шушы нәтиҗәләрдән соң Рәсәй президенты В.В.Путин тарафыннан федераль программа кабул ителде. Цифрлы челтәрне төзү DVB-T2 стандартында төзелә башлады. Рәсәйдә мондый стандарттагы беренче тапшыру җайланмасы Казан шәhәрендә 2012 елының 1 мартында эшләтеп җибәрелде. 2017 ел ахырына төзелеш эшләре республика районнарында төзелеп бетте.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең 99% яхшы сыйфатлы hәм абонент түләүсез 1-нче пакетка кергән каналларны: “Первый канал”, «Россия 1», «Матч ТВ», «НТВ», «Петерберг – 5 канал», «Россия К», «Россия 24», «Карусель, «Общественное телевидение России», «ТВ Центр – Москва», ә 81,56% кеше 2-нче пакетка кергән каналларны: «Рен ТВ», “Спас”, “Первый развлекательный СТС”, «Домашний», «ТВ-3», «Пятница», «Звезда», «Мир», «ТНТ», «Муз ТВ» карау мөмкинлегенә ия булды.

Балтач халкына цифрлы телевиденияне Шәмәрдән,Чепья ретрансляторларыннан карау мөмкинлеге бар. Цифрлы телевиденияне карау мөмкинлеген белер өчен Консультатив ярдәм узәгенә 8 800 220 2002 телефонына шалтырата аласыз, шулай ук Шәмәрдән телеузәге телефонына (884362 3 22 24) шалтыратырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телевизор