Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тямаев концертына билетларны Лилия Мәхмүтова отты

Эстрада йолдызларының концертларына билетлар уйнатуны дәвам итәбез. Бүген талантлы композитор, искиткеч автор-башкаручы, райондашларыбызның мәхәббәтен яуларга өлгергән популяр җырчы Фирдүс Тямаевның район мәдәният үзәгендә 10 февраль көнне булачак концертына 2 билет уйнаттык.

Конкурсыбызның барлык шартларын үтәгән кеше генә җиңүче була алачагын алдан хәбәр иткән идек, random.app программасы җиңүче итеп Диана Гейденны чыгарган иде, ул кыз безнең сайтыбызның төременә кушылмаган булу сәбәпле, җиңүчене икенче тапкырдан билгеләргә туры килде. Бу юлы бәхетле кешенең Нөнәгәрдән Лилия Мәхмүтова икәне ачыкланды. Аны чын күңелебездән котлыйбыз һәм билетларны редакциябездән иртәгә килеп алуын сорыйбыз.

Әлеге күркәм гадәтебезне дәвам итеп шуны да әйтәсе килә, иртәгә Алсу һәм Азат Фазлыевлар концертына билет уйнатачакбыз. Бәхетегезне тикшереп карагыз, кем белә, әллә нәкъ менә Сез сайтыбыз аша билет отып, бер кичегезне күңелле итеп үткәреп кайта алырсыз.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250