Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төзүчеләребез егермедән артык программада катнаша.

Бу - соңгы еллар өчен рекорд.

Әңгәмәдәш - район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илһам Мәгъсүм улы Мөхәммәтҗанов.
-Быел Балтачта, районда барган үзгәреш-яңалыкларны, төзелеш-ремонтларны күрми калу мөмкин түгел. Хикмәт нәрсәдә?

-Билгеле, район бюджеты, район инициативасы белән генә моның кадәр төзелеш-ремонтларны колачлап булмас иде. Хөкүмәт программалары нигезендә эшлибез. Быел шундый егермедән артык программада катнашабыз.

Аларның һәркайсы конкрет бер юнәлешне күздә тота. Һәм һәркайсы халык ихтыяҗы зур булган, бик көтелгән, мөһим өлкә. Әйтик, инде район газетасында төзелешнең барышы даими яктыртылып баручы бистәдәге яңа балалар бакчасы төзелеше яки Салавыч, Пыжмара мәктәпләрендәге капиталь ремонт дисеңме, күпбалалы гаиләләргә яки сугыш ветераннарына, аларның тол калган хатыннарына, тумыштан инвалид балаларына төзелә торган йортларны әйтәсеңме... - болар бик күп кешеләргә шатлык бүләк итә торган төзелешләр.
Быел авыл җирлекләрендәге, мәктәпләрдәге спортзалларга капиаль ремонт программасы өстәлде. Һәм Салавыч мәктәбе спортзалы һич уйламаганда бу программага керде. Бердән, мәктәбе ялт итеп ремонтланганда спортзал бик мескен кыяфәттә кала иде, икенчедән, ул инде райондагы иң "өлкән" спортзаллардан. Бик вакытлы һәм искитмәле әйбер булды бу.
Модульле яңа ФАПлар төзү, капиталь ремонт программасы да дәвам итә. Быел ун фельдшер-акушерлык пункты ремонтланды, Субашта яңасы шушы көннәрдә төзелеп бетә, Кариледәге амбулаториядә капиталь ремонтның беренче этабы төгәлләнде, киләсе елга тагын дәвам итәчәк.

Бик каршылыклы, авыр барса да, тузган торактан күчерү программасы буенча ике гаиләне яңа йортлы итә алдык.
Клублар төзелеше буенча Түбән кенәлеләргә бәхет елмайды. Бер түбә астында ФАП та булган мондый бина авыл өчен, кешеләр өчен бик мөһим объект. Чутайда төзелгән модульле ветпункт та ул зонада яшәүчеләр өчен күп уңайлыклар тудырды, икенчесе Аланда төзелә башлый.
Күперләр ремонты, юлларны яктырту буенча эшләнгән эшләребез дә шактый. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмәгать урыннарына керү-чыгу өчен уңайлыклар тудыруны күздә тоткан "Уңайлы мохит" программасы буенча күп эшләнде. Социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге, Балтач урта мәктәпләрендә бу уңайдан 75-80 процент эш тәмамланган инде.
-Халыкны чиста су белән тәэмин итү программасы да бар бит. Ә районда мондый проблема да бар. Бу программа буенча ниләр эшләнә ?
-Дөрестән дә, су проблемасы бистәдә дә, авылларда да бар әле. Бистәдә хәтта ничәнче елда салынганы да билгеле булмаган су трассалары һаман да "эштә". Быел район башлыгы инициативасы белән Мәктәп, Нариман, Комсомол урамнарындагы, беренче номерлы балалар бакчасына килә торган шундый трассалар алыштырылды, бу урамнарга асфальт җәелде.
Хөкүмәт программасы нигезендә шулай ук бистәдәге "Хәләл" индустриаль паркы каршындагы яңа микрорайонга су кертелде. Киләсе ел өчен проект эшләнә.
Бу урында юллар төзелешен дә әйтеп китү бик урынлы булыр, чөнки су белән юллар мәсьәләсе халыкны иң борчыган проблемалар. Быел райондашлар үзләре дә сизеп-күреп торадыр - юллар буенча эш бик әйбәт бара. Бистәдәге 11 урам тәртипкә китерелде, тагын өч урамга яңа технология белән каты таш түшәлде, шушы тәртиптә Карык Серма, Кургем, Кече Лызи, Зур Лызи авыларындагы үзәк юллар ремонтланды. Әле быелга планлаштырылган эшләр тәмамланмады.
-Күп эшләнсә дә, бу әле барлык проблемалар хәл ителде дигән сүз түгелдер?
-Нәкъ шулай. Әле һәр программа буенча эшлисе дә, эшлисе. Бәхеткә, аларның барысы да әле гамәлдә, хәрәкәттә, киләсе елга да эшләячәк. Бу исә быелгы эшләрнең дәвамлы булачагына ышаныч уята.
-Бүген менә кайсы оешмаларны быел аеруча тырышып эшләделәр һәм эшлиләр дип әйтә аласыз?
-Иң элек Рифат Закиров җитәкләгән "Водстрой"ны әйтер идем. Бөтен эшен куелган срокта, җиренә җиткереп үтәп бара. Эш барышында безгә бер проблема тудырмый, барысын үзләре хәл итә. Тагын Рәшит Ильясовның МДСУ коллективын мактау урынлы булыр. Бистә эчендә генә дә 15 миллионлык эш башкарырга өлгерде инде алар. Радик (Равилевич диде, фамилиясен белми) җитәкләгән "Стройремтех", Солтан Әшрәповның ПМК-5е, Шамил Җәләевның "Юмарт"ы, быел гына оешса да, матур эш күрсәткән Дефак Әүхәтшинның "Балтасидорстройсервис" оешмалары турында да фәкать мактау сүзләре генә әйтеп булыр иде.

-Ә без, үз чиратыбызда, барлык газета укучыларыбыз исеменнән төзүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм алдагы елларда да быелгы темпны киметмәсеннәр дип телибез. Онытмагыз: сез һәр авылда көтелгән кунак һәм әле һәр авылда сезгә эш җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250