Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Уңайлы итеп файдаланыйк!

Чират дигән сүзне ишетү белән талон заманасында кибетләрдә товар көтеп торган халык күз алдына килә.

Чират бүгенге заманга хас әйбер түгел шикелле. Җаның ни тели, шул бар. Эшләгән кешегә акчасын да бирәләр. Әмма кешенең җанын кимереп, үзәкләренә үткән чират дигән каһәр безнең заманга да калган икән әле. Кайда ул дисезме? Айның 20ләреннән соң почта бүлекчәләренә килсәгез, әлеге «рәхәтлек»нең сез дә шаһитлары булырсыз. Чиратларның хасил булуында кем гаепле? Түләүләрен вакытында түләп эшкә ашыгучы халыкмы, әллә мең дә бер мәшәкать белән кырыкка ярылучы почта хезмәткәреме? Ә бит теләсәк әлеге мәхшәрне үзебез үк юкка чыгара алабыз. Ничек дисезме? Бик гади. Түләү квитанцияләре айның бишесендә үк килә башлый. Нигә барлык түләүләрнең килгәнен көтәргә? Килгән һәрбер квитанцияне вакытында түләп барсаң, эшләр күпкә җиңеләя. Бу алымны мәшәкатьле дип санаучы кешеләр түләүләрен үзләренә хезмәт күрсәтүче почтальон аша биреп җибәрә ала. Икенче көнне хат ташучы түләнгән квитанцияләрне почта тартмасына салып китәчәк. Әгәр сезне бу вариантлар канәгатьләндермәсә, ситуацияне уңай якка хәл итүнең яңадан бер юлы бар. Үзегез эшләгән оешмага билгеле бер көнне шушы участокны газета- журналлар белән тәэмин итүче почтальонны чакыртып коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкин.
Бүгенге көндә почта бүлекләреннән заказ буенча әйберләр алу мөмкинлеге дә тудырылды. Бистә халкына өйләренә үк китереп бирәләр. Ә менә авыл җирлекләрендә яшәүче авылдашларыбызга заказ биргән товарларны шушы җирлектәге почта бүлекчәләренә кайтарталар. Заказларны он, песок, кер юу машиналары, холодильник, матрас кебек әйберләргә биреп була.
Почтальон хезмәтеннән уңайлы файдалану мең төрле мәшәкатьтән, башларга тимер тарак булган чиратлардан һичшиксез азат итәчәк. Шуңа да үзегезгә һәм башкаларга уңайлы һәм җайлы мохит булдырыйк дисәгез, киңәшләребезгә колак салыгыз. Һич үкенмәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250