Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Уен дәвам итә

31 нче гыйнвар көнне бистәдәге үзәк китапханәдә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенының чират-тагысы узды.

Анда Балтач бистәсендә урнашкан икенче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы хезмәткәрләреннән торган команда белән «Хезмәт» газетасы һәм «Кайтаваз» радиосы редакциясе командалары катнашты. Әйтергә кирәк, редакция хезмәткәрләренә гаять тә көчле, энергияле, логик фикерләү сәләтенә ия команда белән очрашырга туры килде. Алар моны узган ел, әлеге уенда беренче урынга чыгып акладылар.
Ике якның да сораулары катлаулы, белемле булуны таләп итә торган иде. Шуңа да башта бер як та отмады, тик соңыннан өстенлек массакүләм мәгълүмат чаралары командасына күчте. Әле алда финалга чыгу ярышлары бар. Безнекеләргә анда да уңышлар телик!
Рәсемдә: редакция һәм радио хезмәткәрләреннән торган команда.
Зөлфия ШАКИРОВА тексты һәм фотосы
Искәрмә: чиратта - Илдар Галиуллин ширкәте белән үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләреннән торган команда ярышачак. Аннан соң финал ярышлары башланачак. Вакыт табып килегез, хөрмәтле райондашлар, уеннар күңелле бара!

Уеннан күренешләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250