Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Уку елы тәмамланды

Мәктәп укучылары өчен көтеп алынган каникуллар башланды. Бу чорда балалар һәрвакытта да әти-әниләр күзәтүе астында булмыйлар. Җәйге иреклелек балаларның җаваплылык хисен дә киметә. Укучылар арасында электр тогы сугу нәтиҗәсендә травма алулар да нәкъ менә шушы чорда арта.

Шуңа да балаларга ток сугуның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге турында һәрвакыт аңлатып торырга кирәк. Кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен иң куркынычы булып 36 вольт һәм аннан да югарырак көчәнешле ток тора. Өйдә һәм урамда безне 220 вольт һәм аннан да югары көчәнешле электр чыбыклары һәм электр җиһазлары әйләндереп алган. Көндәлек электр чыбыкларыннан узучы ток исә үлемгә китерә торганнарыннан күп тапкырга зуррак.
Җирдә яткан электр чыбыкларына 8-10 метрдан да якынрак килү, өзелгән яки төшеп торган электр чыбыкларына кагылу үлем куркынычы белән яный. Агач яки куаклар өстеннән узган электр линиялә¬ренең төзелеш объектларына таба үрелеп китүче урыннары бигрәк тә зур куркыныч тудыра. Электр тапшыргыч чыбыклар янында үскән агачларны селкетеп уйнау да үлемгә китерергә мөмкин. Чи агач электр тогын үткәрүче булып тора. Яктылык чыганаклары саклагычларының капкачларын алырга ярамый. Шулай ук мондый саклагычларның арматурасын җимерү һәм «спуск» чыбыкларын өзү дә катгый тыела.
Электр чыбыкларына ни дә булса ыргыту, аларны саклаучы баганаларга менү, биналардагы электр щитларын ачу да куркыныч тудыра.
Кайгыйдә буларак, электр җайланмаларына кисәтүче махсус билгеләр куела һәм тиешле платкатлар эленә. Әлеге плакатлар электр тогы белән зарарлану куркынычы турында кисәтә. Аларны күрмәмешкә сабышу, шулай ук алып ташлау, ерту һәм буяу ярамый.
Өзек электр чыбыкларына тап булган очракта, ут чаткылары, саклагыч баганаларның, изоляторларның зарарлануын, трансформатор подстанцияләренең яки электр шитларының ишекләре ачык булу яки зарарлануын күргән очракта, шулай ук ертып алынган билгеләр яки плакатларга тап булсагыз, бәхетсезлек очрагын булдырмый калу өчен кичекмәстән якындагы электр элемтәсе оешмасына яки ОАО «Сетевая компания»нең 8-800-2000-878 бушлай ышаныч телефонына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250