Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укучылар өчен электр куркынычсызлыгы

Уку елы тәмамланып килә, укучыларның көтеп алынган каникуллары җитә.

Бу чорда балалар күп вакыт өлкәннәр контроленнән читтә була, җәйге иркенлек тә балаларның дисциплина дәрәҗәсен түбәнәйтә. Күп очракта нәкъ менә шушы вакытта мәктәп укучылары электр тогы сугу нәтиҗәсендә зыян күрә.
Балаларга һәрвакыт кисәтү ясап торырга һәм электр тогы белән зарарлану куркынычы булуын аңлатып торырга кирәк. 36 вольт һәм аннан да зуррак көчәнешле электр тогы кешеләрнең тормышына һәм гомеренә аеруча кискен куркыныч тудыра. Өйдә һәм урамда безне 220 вольт һәм аннан да зуррак көчәнешле электр чыбыклары һәм җиһазлары чолгап алган. Димәк, көнкүреш электр челтәре аша узучы ток үлемгә китерергә мөмкин. Салынып төшкән, өзелгән ут чыбыкларына кагылу, җирдә яткан өзек чыбыкларга 8-10 метрдан да якынрак килү үлемгә китерергә мөмкин.
Шулай ук һава электр линияләренә һәм торак биналарга баручы чыбык тармакларына, агач һәм куак ябалдашларында урнашкан ут чыбыкларына якын килү кеше гомеренә куркыныч тудыра. Электр тапшыру линиясе янәшәсендә агачларны селкетеп уйнау үлемгә китерә. Юеш агач электр тогын үткәрә.
Балаларның гомерләре безнең кулда!
Фото: http://abali.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250