Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укырга керергә теләүчеләр игътибарына! КФУда янә үзгәрешләр

Яңа уку елыннан журналистларны һәм социологларны Казан федераль университетының яңа институтында әзерли башлаячаклар.

Элеккеге журфакны бу юлы фәлсәфә факультеты белән кушалар. Мондый берләшү университетның гуманитар блогын ныгыту теләге белән аңлатыла.
Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтында булачак үзгәрешләр турында имеш-мимешләр инде шактый күптән йөри башлаган иде. Берничә көн элек КФУның Галимнәр советы утырышында бу хакта рәсми рәвештә хәбәр ителде. Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтын фәлсәфә факультеты белән берләштерергә булганнар.
Яңа институтта өч бүлек - фәлсәфә һәм диннәр белеме, социаль-сәяси фәннәр, массакүләм коммуникацияләр - формалашыр дип ниятләнә. Укытучылар составында үзгәрешләр көтелми дип вәгъдә итәләр. Яңа бүлекчәдә 1400 студент һәм аспирант белем алачак.
Әлегә яңа институтның төгәл исеме билгеле түгел. Әмма КФУ ректоры Илшат Гафуровка инде берничә тәкъдим ясалган - «Гуманитар институт», «Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм медиакоммуникацияләр институты» һәм «Фәлсәфә һәм социаль коммуникацияләр институты» кебек атамалар яңгыратылган.
Яңа институтның җитәкчесе шулай ук әле билгеләнмәгән.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://kazanfirst.ru/feed/1826

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250