Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Унбиш ел буе шушының өчен укыдыңмы? Чистарак эш тапмадыңмы? — дип аптырата аны сыер савучылар

Шуларның берсе - СССР Югары Советының унынчы чакырылыш депутаты Рәшидә Гыйльметдинова - Сәләхетдинова истәлекләре:

- Марат Готовичка 60 яшь тула дип ишеткәч, ул чакта фермада бергә эшләгән кызлар белән дә сөйләштек әле. Мин Дания Габдрахманова белән кара-каршы эшләдем. Ул бик чиста, сыерларны асларына кадәр кереп юа иде һәм эшкә дә бик иртә йөри. Ә Марат (безнең өчен ул чакта Марат иде ул) кайбер көнне миннән дә иртә килә ди иде.
Иртәнге нәрәткә барганчы көн саен башта фермага килә, бөтенесен карый-тикшерә иде шул. Бу - ветврач эше, монысы - зоотехникныкы, монысы ферма мөдиренеке дип тормады, барысын эшләде. Һәм өстән-өстән генә эшләмәде, бөтенесен контрольгә алды, яшел масса кайта башласа, янында торды, чөгендер утасак, чөгендер утады, дару үләннәре җыйсак, дару үләне җыйды. Ул елларда без бозау үлгәнне дә хәтерләмибез.
Борнакта ул фатирда торып эшләде, без аның ял-бәйрәм дип эштән калганын, авылына кайтам дип иртә киткәнен яки соң килгәнен дә белмибез. Кайчан кайткан ул Хәсәншәехка, ничек килеп җитешкән - аптырарлык. Авыллар арасы якын түгел бит... Җәй көне җәйләү була иде әле. Анда да барыбыздан алда җитешә, иң ахырдан кайта иде. Бозау дежурларыннан да читтә калмады. Ул чакта сыерларның буазлыгына кадәр ветврачлар үзләре карый иде.
«Шушынын өчен унбиш ел укыдыңмы, чистарак эш тапмадыңмы?» - дип аптырата идек үзен. Ә ул: «Тормыш алдагьсын үзе күрсәтә ул», - дип ж,авап бирә иде. Менә бит, сәләте-тырышлыгы булгач, кая кадәр «барып җитте»! Без аны искә алган кебек, ул да Борнакта, безнең белән эшләгән елларын искә аладыр дип ышанабыз.
Бөтен авылдашлар, ул чактагы ферма кызлары исеменнән юбилее белән котлыйбыз һәм сәламнәребез белән бергә изге теләкләребезне юллыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250