Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урманнарга барабыз

Көз көне генә «Балтач» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән тыюлыкның Кече Лызи территориясенә караган урманда саф нарат һавасы сулап, урманны чүп-чардан арындырган идек.

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары нигезендә «Татарстанның чиста урманнары» дигән республика акциясе кабул ителде бит. Бу чара турында кызыксынуым мине «Балтач» дәүләт тыюлыгы директоры Альберт Фәрхетдинов белән очраштырды.
- Акция ике этапта, беренчесе 15 апрельдән 15 июньгә кадәр, икенчесе 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында оештырылачак. Аның беренче этабы башланды инде. Шунысы әһәмиятле - июль аенда Казанда Универсиада узачак. Аның Факелы безнең район территориясе аша да узачак. Шушы чара вакытында районыбызга зур-зур кунакларның килүе көтелә. Шунлыктан, бу акция безнең алдыбызга тагын да зуррак бурычлар куя. Районыбызда урнашкан барлык җәмгыять, предприятие, оешма, җирле үзидарә, мәктәп җитәкчеләреннән бу мәсьәләдә аеруча зур игътибарлылык сорар идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250