Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урта Көшкәттә беренче фәннәр кандидаты - Радий Михайлович Папаев

Урта Көшкәттә югары белемле кешеләр аз түгел. Авылдагы урта мәктәптә, мәсәлән, барлык укытучылар да диярлек югары белемле. Авыл хуҗалыгында да шундый белемлеләр эшли.

Ә менә Гөлирә һәм Михаил Папаевларның кече уллары Радий тагын да алдырды. 2008 нче елда Казан ветеринария академиясен кызыл дипломга тәмамлап, аспирантурага керде. 2011 нче елда фәнни диссертация яклап, инде 2012 нче елда биология фәннәре кандидаты булды. Радий Михайлович хәзер ветеринария институтында студентларга лекция укый. Гаиләле, тормыш иптәше белән бер ул үстерәләр.
Радий Михайлович Папаев Урта Көшкәттә фәннәр кандидаты исеме алган беренче кеше. Әтисе Михаил Федорович та кайчандыр шушы академияне тәмамлаган иде. Озак еллар хуҗалыктагы дуңгыз фермасы мөдире һәм терлекчелек буенча хисапчы булып эшләде. Әнисе Гөлирә авылның хөрмәтле фельдшеры булды. Алар хәзер икесе дә пенсиядә, дүрт оныклары бар.
Радий Михайлович авылдашларын, әти-әниләрен сөендереп фәндә беренче адымнарын шулай уңышлы башлады. Һәм аның бу өлкәдә тагын да югарырак үрләр яулаячагына ышаныч зур.
Фото: http://www.andryashin.com/others/ksiva/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250