Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ут – дус та, дошман да …

Ни кызганыч, яңа елны янгыннар белән башладык. 1 гыйнвар көнне үк Балтач бистәсендә гараж янды. 10сы ут телләре Чутай авылында яшәүче Асия ханымның абзарын камап алды. 12сендә исә Курамьял авылында бик көчле янгын хуҗаларны йортсыз, каралты-курасыз калдырды.

- Беркемгә дә сер түгел, янгыннар күп очракта кешеләрнең утка гамьсез каравыннан килеп чыга һәм күбесенчә "кеше факторы" нәтиҗәсендә була. Ут белән саксыз эш итү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәү яисә үтәмәү, электр һәм җылыту җиһазларыннан дөрес файдаланмау, караучысыз калган балаларның ут белән шаяруы янгын чыгуның төп сәбәпләре булып тора. Исерек килеш урын өстендә тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар да шактый. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү янгын чыгуга сәбәп була һәм күп очракта үлем белән тәмамлана. Кешенең нигездә пешү, газ белән агулану нәтиҗәсендә гомере өзелә, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Рәдиф Әхәтов.

Кышкы чорда янгын чыгу очраклары еш арта. Халыкның күпчелеге кышын йортын газ ягып җылытса да, өстәмә электр мичләре куючылар да шактый. Мичләрдән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү төрле авыр хәлләргә китерә. Балтачта булган янгынның сәбәбе дә нәкъ менә шул, ди белгечләр. Чутай һәм Курамьял авылларындагы янгыннар исә электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл итәмәүдән килеп чыккан. Чутайда янгын сүндерүчеләр йортны саклап кала ала, ә менә Курамьялда яшәүче Фәүзия Габделхаликова хуҗалыгында бер генә әйберне дә коткарып кала алмыйлар. Янгынны сүндерергә сәгатьтән артык вакыт китә, әмма "кызыл әтәч" хуҗаларны өйсез, мунчасыз, абзарсыз калдыра.
2015 елда барлыгы 18 янгын очрагы теркәлгән. Беренчесе 24 гыйнвар көнне Сәрдек авылында була. Быел гыйнвар аеның 12 көненә 3 гаилә "кызыл әтәч"тән зыян күргән.

- 12 көн эчендә өч янгын очрагы теркәлү зыян күргән гаиләләр өчен генә түгел, район өчен дә зур хәсрәт. Кышкы салкын көннәрдә йортсыз-җирсез калу, тырышып-тырмашып асраган малларыңның күз каршында кычкырып янулары җаннарны өшетә. Ә бит сәбәбен читтән түгел, үзебездән эзләргә кирәк, җәмәгать. Ут җиһазларының төзеклегенә игътибар итмәү, эвакуация юлларының төрле чүп-чар, кирәксез әйбер белән тутырылуы, яктырткычларның плафоннардан башка кулланылуы зур югалтуларга илтә. Райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: игътибарлы булыйк, электр чыбыкларын һәм җиһазларын тагын бер кат тикшереп, йорт-җирләрендәге ягу-җылыту җиһазларын төзек килеш кулланыйк, янган мичне күзәтүсез калдырмыйк. Авыл җирлеге башлыкларыннан ялгыз яшәүче өлкәннәргә, тәртипсез тормыш алып барган гаиләләргә игътибарларын арттыруларын сорар идем, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров.
Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, яңа ел ялларында Татарстанда - 85, узган шушы вакыт аралыгында 99 янгын теркәлгән булган. Бәйрәм ялларында ике елны да 10 кешенең гомере өзелгән.
Быелның иң аяныч хәле Лениногорск районы Иске Куак авылында булды. 9 гыйнвар төнендә шәхси йортта янгын чыга, биш бала һәм аларның әниләре янып үлә. Өйдә барлыгы 8 кеше (2се олы һәм 6 бала) яшәгән була. Һәлакәт урынында 6 мәет табыла, һәлак булучылар арасында 5 бала, шул исәптән 6 айлык кыз һәм аларның 1988 елгы әниләре була. Бу төндә 1 бала әбисендә кунакта булган, шуңа ул исән калган. 1968 елгы гаилә башлыгының тәне 70-75 процентка пешкән (3 нче дәрәҗә), аның исерек хәлдә булуы ачыкланган.
Электр приборларының төзеклеген һәм чисталыгын тәэмин итү, балаларның ут белән шаяруына юл куймау, төзек мичләр куллану кебек кагыйдәләрне катгый үтәгәндә генә тормышыбызны, сәламәтлегебезне, йорт-җиребезне, мал-мөлкәтебезне саклап кала алырбыз. Һәрчак сак, игътибарлы булыйк! Сакланыйк, ут-ялкын беркемне дә аямый, гомер буена җыйган милекне минутлар эчендә юк итә, кеше гомерләрен өзә. Йорт-җирләребез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз иминлеге бары үзебездән тора.


Фото: bankoboev.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250