Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Венера Гәрәева «Татмедиа»дан бүләк отты

Кичә "ТАТМЕДИА" җәмгыяте кабат абунәчеләре арасында айпад уйнатты.

Газета-журналларга язылган квитанцияләрне конкурста катнашу өчен дип юллаган абунәчеләр арасында райондашларыбыз да күп булды. Тик менә бүләк отучыбыз бер генә, ул - Венера Гәрәева. Венера ханым акциянең спонсоры Кукмараның савыт-сабалар заводыннан набор отты. Ә төп бүләк айпад Апас районына китте.

"Татмедиа" АҖ генераль директорының басма матбугат буенча урынбасары Әлфия Әдиятова: "Без бу акцияне 4нче тапкыр уздырабыз. Бәйгенең шартлары барыгызга да таныш: моның өчен "Татмедиа" тарафыннан чыгарыла торган кимендә 3 басмага язылу шарт иде. Элек без кем күбрәк басма яздыра, шуны җиңүче дип тапсак, быел барлык катнашучылар өчен дә тигез шартлар булдырдык", - диде. Аларның һәркайсына тәртип номерлары билгеләнеп, барабан әйләндереп, җиңүчеләр очраклы рәвештә билгеләнде. Аның сүзләренчә, конкурста ел саен катнашучылар да барлыкка килгән.

Бүләкләрне алу өчен Казанга барып йөрү кирәк булмый, аны «Хезмәт» газетасы редакциясенә юллаячаклар. Бүләк безгә килеп җиткәч, аны тантаналы төстә тапшыру ниятләнә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250