Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Вьетнам базары: акчасыз калган сәүдәгәрләргә нишләргә?

Соңгы көннәр тарихка янгыннар атнасы буларак кереп калыр, мөгаен. Якшәмбе кичендә "Караваево" базары янды. Дүшәмбе көнне исә көндезләрен гөрләп торган Вьетнам базары берничә сәгать эчендә көлгә әверелде. Бүген исә "Яшел Үзән" станциясендә чыккан янгын нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды...

"Караваево" базары Дементьев урамындагы "Дулкын" сәүдә йортының икенче катында урнашкан. Соңгы мәгълүматларга караганда, биредә янгын 12 октябрь көнне 20:25 сәгать тирәсендә башланган. Янгынның гомуми мәйданы исә 2400 квадрат метр дип билгеләнгән.
Янгын нәтиҗәсендә әлеге бина түбәсез калган, тән җәрәхәтләре алучылар юк. Ә менә сәүдәгәрләрнең әйберләренә килгәндә, икенче каттагы барча товар диярлек янып көлгә әверелгән. Беренче каттагы павильоннар сакланып калса да, янгын биредәге товарларга шактый зур зыян китергән. Хәзерге вакытта хокук сакчылары янгын сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль...
"Караваево" базарындагы янгын зур зыян салса да, аны икенче көнне Вьетнам базарында башланган пожар белән чагыштырып та булмый. 13 октябрь кичендә килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә әлеге базарның төп павильоны тулысынча янып бетте. Нәтиҗәдә 312 сәүдә ноткасы һәм 7 кибет товарлары тулысынча көлгә әйләнә. Базарның хуҗасы, "Витарус" компаниясе директоры Дао Тхи Кой сүзләренә караганда, янгын барлыгы 449 шәхси эшкуарга зыян китергән. Тик аларга компенсация түләргә атлыгып торучы гына юк.
- Мин биредәге сәүдәгәрләргә компенсация түли алмыйм, чөнки бина минеке түгел. Ул иминиятләштерелгәнме-юкмы - анысын да белмим, - дип белдерде Дао Тхи Кой матбугат вәкилләренә.
Бактың исә, әлеге бинаны "Витарус"ка арендага "Татагропромстрой" компаниясе генераль директоры Ирек Закиров биргән икән.
- Әлеге бина иминиятләштерелгән иде. Тик янгын алдыннан гына иминиятнең вакыты чыкты, ә без аны яңадан иминиятләштерергә җитешмәдек. Янгын сүндерү һәм сигнализация системасы төзек иде. Без аны бер ел элек 7 миллион сумга урнаштырдык, - дип сөйләде Ирек Закиров.
Хәзерге вакытта Казан шәһәренең Совет районы администрациясе Вьетнам базарында чыккан янгын нәтиҗәсендә зыян күргән сәүдәгәрләргә ярдәм итә башлаган инде. Аларга әлеге районда урнашкан башка өч базарда махсус урыннар тәкъдим ителгән. Вьетнам базары җитәкчелеге исә сәүдә эшчәнлеген беренче вакытта ачык һавада үткәреп тору тәкъдиме белән Казан шәһәре мэрына мөрәҗәгать итәргә уйлый.
Без исә Вьетнам базарындагы янгын нәтиҗәсендә зыян күргән сәүдәгәрләр турында хокук белгечләреннән кызыксындык.
- Вьетнам базары сатучылары шактый катлаулы хәлдә калды. Нинди дә булса компенсациягә ия булу өчен аларга шактый озак көтәргә туры килер, мөгаен. Беренчедән, әлеге янгынның сәбәбен ачыклау таләп ителә. Әгәр дә базарга, чыннан да, ут төртелгәнлеге ачыкланса, гаеплеләрне эзләү башланачак. Гаепле кеше табылган очракта, сәүдәгәрләрнең чыгымнарын ул капларга тиеш була. Әгәр дә янгын администрация гаебе белән килеп чыккан дип табылса, әлеге җаваплылык нәкъ менә аларга йөкләнәчәк. Вьетнам базарында арендага алган урыннарын иминиятләштергән сәүдәгәрләр генә бермә-бер отачак. Иминият компаниясе аларга тиз арада ярдәм итәргә бурычлы, - дип аңлатты безгә Артур Галимов.
Халык Вьетнам базарында килеп чыккан янгыннан "айнырга" да өлгермәде, 14 октябрь көнне "Яшел Үзән" станциясендә поезд вагоны яну турындагы мәгълүмат таралды. Шунысы кызганыч, вагондагы янгын нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булганлыгы билгеле. Янгынның сәбәпләре исә шулай ук билгеле түгел...
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37546-vetnam-bazaryi-akchasyiz-kalgan-s%D3%99%D2%AFd%D3%99g%D3%99rl%D3%99rg%D3%99-nishl%D3%99rg%D3%99?.html
Фото http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37546-vetnam-bazaryi-akchasyiz-kalgan-s%D3%99%D2%AFd%D3%99g%D3%99rl%D3%99rg%D3%99-nishl%D3%99rg%D3%99?.html
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250