Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җәвит "Башваткыч"тан китмәскә булган

Хәтерләсәгез, шушы араларда "Башваткыч" тапшыруының алып баручысы Җәвит Шакиров эшеннән китә икән, дигән сүз чыккан иде.

"Башваткыч" тапшыруын алып барырга чакыргач, бер елга дип сөйләшкән идек. Бер ел узды, инде өч ел да узып киткән. "Минем урынга бәлки берәрсен табарсыз? Мин китәм", - дигән идем "хуҗа"ларга.

Алар озак кына уйлашканнан соң, минем урынга Зөлфәт Зиннуровны сайлаганнар. Шуннан соң минем китүем һәм минем урынга яңа алып баручы килүе турындагы мәгълүмат бөтен халыкка таралды.

Хуҗалар "Башваткыч"ны бөтен халык яратып карый. Китмә инде син", - дип кабат миңа эшемне дәвам итәргә тәкъдим ясадылар. Сөйләшә торгач, Миләүшә Айтуганова төшерү вакытларын гастрольләргә туры килмәгән көннәрдә эшләрбез, диде. Хуҗаларның тәкъдиме - тапшыруны дәвам итәргә. Әмма тагын күпме алып барасымны әлегә әйтә алмыйм. Аннары тапшыруның рәте бетеп, рейтингы төшсә, үземә дә кыен булыр дип, башка кешегә бирәсе дә килмәде. Ул бит миңа балам шикелле. Көчем тагын күпмегә җитәр, алып баруны шулкадәр дәвам итәрмен", - ди Җәвит Шакиров.

Мәгълүмат Интертат.ру сайтыннан алынды.
Фото: http://www.youtube.com/watch?v=VMhOS76IhJI

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250