Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җәй Балтачта референдум белән башланачак

1 июньдә районыбызның 17 авыл җирлегендә һәм Балтач бистәсендә гомуми тавыш бирү, ягъни референдум узачак.

Авыл җирлекләрендә авылны төзек тоту, аның бик зур чыгымнар сорамаган - авыл эчендәге юлларны, күперләрне, суүткәргечләрне ремонтлау, зиратларны төзекләндерү өчен бездә «һавадан пилмән яуганын» көтмичә, үзара салым җыю күптәннән килә.
Һәр авылда җыела торган акча күләме төрлечә, зират һәм мәчетләрне тиешле хәлдә тоту өчен дә һәр кеше хәленнән килгәнчә булышу гадәте яшәп килде. Турыдан-туры авыл җирлеге инициативасы белән җыелган акча җирле бюджетны тулыландыра һәм кирәк-яракка тотыла иде. Хәзер исә үзара салым җыюда кайбер яңалыклар бар. 2013 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданнарның үзара салымын 1:4 пропорциясендә өстәмә финанслау турында карар кабул итте. Ягъни син биргән 1 сум акчага республика казнасыннан тагын 4 сум өстәячәкләр. Нәтиҗәдә, бер кешедән 5 сум була дигән сүз бит. Ләкин моның өчен җирле власть халыкның ризалыгын алу өчен референдум үткәрергә тиеш. Ә референдум, гади генә итеп әйткәндә, шул ук сайлау ул.
Балтач районы авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум 1 июньдә үтәчәк. Анда 18 яше тулган, шул авыл җирлегендә теркәлгән гражданин катнаша ала. Әгәр референдумда аларның 50 проценты катнашса һәм аларның яртысы үзара салым җыюга "әйе" дип тавыш бирсә, референдум узган булып санала.
- Шулай итеп, 1 июнь көнне авыл халкы яшәгән төбәген төзекләндерү өчен үз өлешен кертергә ризамы-юкмы икәнлеген тавыш бирү юлы белән хәл итәчәк. Минем уйлавымча, син бирәчәк 200 сум акчага хөкүмәт тагын 800 сум өстим дип торганда туган авылының патриоты булган һәр кеше референдумда "әйе" дип җавап бирер. Юлларыбыз әйбәт, баганада ут яна, миңа бу тавыш бирү нәрсәгә кирәк инде диючеләр булмас, дип уйлыйм. Тирә ягыбызны ямьләндерү, аны барлык халык яшәү өчен уңайлы итү мәсьәләләрен күп күтәрәбез, бу очракта сүздән эшкә күчәргә вакыт дигән фикердә калам, - ди район башлыгы урынбасары Наил Сабирзянов.
- Референдум көнне сайлау участогында һәр гражданин бюллетень ала. Ә анда үзара салым суммасы язылган һәм син "әйе" яки "юк" дигән җавапны сайларга тиеш. Балтач бистәсе өчен бүген иң беренче дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәлә, ул - балалар һәм зурлар өчен ял паркын булдыру. Узган көздә эш күпмедер башланса да, ул финанс юклыкка төртелеп, туктаган килеш кала бирә. Балтач бистәсенең элек күп бәйрәм чаралары уза торган үзәктә инде балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды, әмма фонтаннары, төсле утлары һәм төрле функцияле спорт корылмалары белән һәркемне тартып торучы сихри мәйданчык әлегә кәгазьдә генә. Бу очракта бистәбездә яшәүче һәркем уңай җавап бирүенә ышанам, дип белдерде Балтач бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов.
Халыктан җыелган һәм аңа өстәп республика казнасыннан кергән акчаның һәр тиене ныклы контрольдә булачак. Аны референдумда күрсәткән максаттан тыш, башка өлкәгә тоту катгый тыела. Халык үзе дә кайсы эшләрне беренче чиратта башкарырга кирәклеген хәл итүдә үз сүзен әйтергә тиеш. Авыл җирлеге башлыгы елга бер тапкыр бу акчаларның нинди максатларда тотылуы турында халык алдында хисап тотачак.
Республика җитәкчелеге авыллар проблемаларын хәл итүгә өстәмә акча бирәм дип торганда, районыбызның бер генә гражданины да 1 июньдә узачак үзара салымны билгеләүгә багышланган референдумда катнашмый калмас.
Укучыларыбыз бу турыда нинди фикердә икән? Газетабызның 2-62-53 номерлы телефоны яисә газета электрон почтасы Baltasi.Red2005@yandex.ru, baltaci.ru сайтына кереп фикерләрегезне клдыра аласыз яисә «в контакте» социаль чельтәре аша сезнең хәбәрләрегезне көтәбез.
Фото: http://krasnoyarsk.er.ru/news/2014/3/17/v-edinoj-rossii-schitayut-chto-referendum-v-krymu-16-marta-byl-etalonom-demokratii/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250