Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Яңа гасыр” каналында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляция 28 июльдә 4 сәгать 40 минутта башлана

Иртәгә мөэмин мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Ураза гаетендә Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Республиканың төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә узачак. Гаетне 4 сәгать 50 минутта башлау һәм 5 сәгать 35 минутта тәмамлау ниятләнә, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.
Кол Шәрифтә бәйрәм намазына кадәр башта Коръәнхафизлар Коръән укыячак. 4 сәгать 50 минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь сөйләячәк. 5.20 сәгатьтә - гает намазы, ә 5.30 сәгатьтә хөтбә укыла.
"Яңа гасыр" каналыннан Ураза бәйрәме чарасыннан турыдан-туры трансляция 4 сәгать 40 минутта башлана. Мөселманнарның күркәм бәйрәмен, иртән мәчеттә булу сәбәпле, туры эфирда карый алмаган кардәшләр дә, илебезнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә күрсен һәм бәйрәм рухын тойсын дигән максат белән "Татарстан- Яңа гасыр" каналы трансляцияне көндезге 11дә кабатлап та күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Интертат.ру.
Фото: http://tatar-duslyk.ru/tat/islam/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250