Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа күпер төзелә

Районыбызда төзелеш эшләре җәен дә, кышын да туктап тормый. Менә хәзер дә мәктәпләрне капиталь ремонтлауны башлап җибәрделәр.

Ә иң куанычлы төзелешләрнең берсе - Шушма елгасы аша Яңгулдан Иске Көшкәткә бара торган юлда тимербетон күпер төзелә башлау. Иске тегермән күпере бик нык тузгач сүтеп алынган иде. Күпер булмау «Яңа тормыш» җәмгыяте өчен аеруча зур мәшәкатьләр тудырды. Чөнки байтак мәйданнарда иген басулары, дуңгызчылык комплексы елганың сул ягында булганлыктан, әйләнгеч юллардан йөрергә туры килде. Безгә яхшы таныш булган, 1979нчы елда районыбызда күпер төзелешен башлап җибәргән «Гидромонтаж» егетләре янә безгә ярдәмгә килеп, яңа күпергә субайлар сугуны башлап җибәрделәр. Бу аларның безнең районда төзелә торган 44нче күперләре. Төзелеш белән районыбызда бик күп игелекле эшләр башкарган Иван Михайлович Ластовка (рәсемдә) җитәкчелек итә.
Яңа күпер 80 метр озынлыкта, 12 метр киңлектә булачак. Язгы су ташулары башланганчы
субайларны урнаштырып бетерүне күздә тотып, егетләр эшне 40 градуслы салкыннарда да
туктатмадылар. Вахта методы белән эшләүче төзүчеләр сәгать белән дә, ял көннәре белән дә
исәпләшмиләр, кырыс һава шартларында да фидакарьләрчә хезмәт куялар.
Һич шик юк, Шушма елгасы аша яңадан бер мәһабәт күпер сафка басар.
Корыч ихтыярлы, эш өчен янып торган төзүче егетләргә нык сәламәтлек, яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250