Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа тәртиптә ни диелгән?

2012нче елның 1нче гыйнварыннан биналарны, корылмаларны, тәмамланмаган төзелеш объектлары биналарын дәүләт исәбенә алуның яңа тәртибе гамәлгә керде. Ул Рәсәй Икътисадый үсеш министрлыгының 577нче номерлы боерыгы белән 2011 нче елның 14нче октябрендә расланган иде. Башка пилот регионнары исәбендә Татарстан Республикасы да, яңа технологияләрне үзләштерү өчен, старт мәйданчыгы буларак билгеләнде. 2012нче елның...

- Ленара Әкъмәлетдиновна, биналарны, корылмаларны дәүләт исәбенә алу тәртибендәге үзгәрешләр нең сәбәбе нәрсәдә?
Соңгы елларда дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге яңа проектларның күпчелеге система эшен оптимальләштерүгә юнәлтелгән, дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән гражданнар белән эшләүнең сыйфатын яхшырту өстенлекле юнәлеш булып тора. Капиталь төзелеш объектларын дәүләт исәбенә алудагы яңалыклар искәрмә түгел, чөнки аларның төп бурычы - кадастр учеты органын һәм гариза бирүчеләрне 2013нче елда булачак күчемсез милек турындагы бердәм закон нигезендә капиталь тезелеш объектларын кадастр исәбенә алуга талгын күчүгә әзерләү.
- Нинди үзгәрешләр иң мөһиме дип санала?
- Беренчедән, ике ел дәвамында, 2012нче елның 1 нче гыйнварыннан башлап, техник план әзерләүне дәүләт техник учеты һәм техник инвентаризация буенча оешмалар, шулай ук кадастр инженерлары башкарачак. Документларны әзерләү өчен кемгә мөрәҗәгать итәсен гариза бирүче үзе хәл итә. Элек техник учет өчен документларны бары тик техник инвентаризациянең аккредитацияле органнары гына эшли ала иде. Икенчедән, капиталь төзелеш объектын учетка кую өчен хәзер техник инвентаризация органы гына түгел (моңа кадәр ул шулай иде), ә хокук иясе үзе мөрәҗәгать итә ала.
Моннан тыш, гыйнвар аеннан кадастр палатасына корылма, бина яисә тәмамланмаган төзелеш объектлары турында мәгълүмат сорап, хокук иясе генә түгел, ә һәркем мөрәҗәгать итә ала.
Шунысын да белеп торырга кирәк: күчемсез милек кадастры турындагы закон үз көченә кергәнгә кадәр (капиталь төзелеш объектларын кадастр учетына алу өлешендә) учетка кую да, корылмалар турында мәгълүматлар алу да бушлай башкарылачак.
- Үзгәрешләргә күчү өчен берәр чор, «күнегү вакыты» билгеләнәме?
- Әйе, закон чыгаручы тарафыннан эшнең яңа кагыйдәләренә күчү процессы йомшартылган. Рәсәй Икъти-садый үсеш министрлыгының 268нче номерлы (2006нчы ел, 8нче сентябрь) боерыгы белән билгеләнгән тәртиптә кадастр палатасына 2012нче елның 1нче гыйнварына кадәр бирелгән капиталь төзелеш объектларына дәүләт учетын башкару турындагы гаризалар әлеге тәртип нигезендә карала.
Моннан тыш, Рәсәй Икътисадый үсеш министрлыгының 577нче номерлы боерыгы гамәлгә кергән көннән алып, өч ай дәвамында гариза бирүче техник план урынына дәүләт теркәве өчен техник паспорт бирергә хокуклы.
Капиталь төзелеш объектларын техник учетка куюны эшләүнең вакытлары турында исегезгә төшерәсем килә. 1нче гыйнвардан әлеге процедура 20 көн дәвамында башкарыла. Корылмаларга һәм төзелешләргә мәгълүматлар тапшыру вакыты элеккечә калды - 5 эш көне.
Сүземне йомгаклап, гариза бирүчеләргә борчылмаска киңәш итәм. Чөнки үзгәрешләр белән бәйле барлык уңайсызлыкларны киметү максатында кадастр палатасы тарафыннан барысы да эшләнәчәк. Бу безнең учреждение базасында федераль органнар тарафыннан гамәлгә кертелүче проектларның беренчесе түгел, без булачак үзгәрешләргә позитив карыйбыз. Халык тарафыннан да уңай караш булыр дип уйлыйбыз.
- Ленара Әкъмәлетдиновна, аңлатмаларыгыз өчен рәхмәт. Яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлар телим.
Әңгәмәдәш - Зәлия ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев