Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ялгызлар "Гашыйклар көне"ндә очраша алачак

Укучыларыбызны «Таныштыру үзәге» белән ничек элемтәгә кереп була, очрашулар кабат булырмы икән дигән сораулар кызыксындыра.

Күптән түгел «Ак калфак»ның беренче пары дигән язма «Хезмәт»ебез битләрендә һәм сайтта дөнья күргән иде. Ул язманы укучыларыбыз бик яратып кабул итте булса кирәк, шалтыратучылар да, язма рәвештә хәбәр бирүчеләр дә байтак булды. Күпчелек укучыларыбызны «Таныштыру үзәге» белән ничек элемтәгә кереп була, очрашулар кабат булырмы икән дигән сораулар кызыксындырды.

Шушы сорауларга җавап эзләү йөзеннән «Ак калфак» бүлекчәсенең уңган йөзек кашы - Зөлфирә Камалова белән элемтәгә кердем. «Киләсе очрашуны Гашыйклар көненә атап ясыйсыбыз килгән иде, ләкин инде бу юлы район мәдәният үзәгендә түгел, ә башка авыл клубында. Ләкин әлегә кайда буласы тәгаенләп бетерелмәде. Бу очрашуга күбрәк гүзәл затларны җәлеп итәсебез килә, чөнки егетләребез болай да бик теләп йөри. Шулай ук безнең үзәккә килергә теләүчеләр булса, һәр атнаның җомга көнендә көндезге сәгать 2дә район үзәк китапханәсендә урнашкан «Ак калфак»ның махсус бүлмәсендә Гөлсинә Галиева анкеталар тутырттырып, ялгызларны кабул итә. Телефон номеры: 2-59-31», диде Зөлфирә ханым.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250