Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ялкынлы яшьләр

Күптән түгел «Ялкын» журналы «Тиз уку» бәйгесенә йомгак ясады. Район күләмендә җиңү яулаучылар башкалада үткән фестивальдә үз көчләрен сынады. Норма урта мәктәбе укучысы Расил Сабирҗанов район бәйгесендә беренче урынга лаек булган иде. Фестивальдә Расил киләчәктә татар матбугаты һәм әдәбияты сафларына килеп кушылачак яшь журналистлар һәм язучылар өчен «Ялкын» журналы уздырган...

Күптән түгел «Ялкын» журналы «Тиз уку» бәйгесенә йомгак ясады. Район күләмендә җиңү яулаучылар башкалада үткән фестивальдә үз көчләрен сынады. Норма урта мәктәбе укучысы Расил Сабирҗанов район бәйгесендә беренче урынга лаек булган иде. Фестивальдә Расил киләчәктә татар матбугаты һәм әдәбияты сафларына килеп кушылачак яшь журналистлар һәм язучылар өчен «Ялкын» журналы уздырган «Ялкын: әдәбият мәктәбе - проза» мастер-классында катнашты, сәләтле каләм әһеле буларак сертификат белән бүләкләнде. Ә «Тиз уку» бәйгесенең финал өлешендә Расил II дәрәҗә дипломга ия булды. Райондашыбызны шулай ук «Тукай белән илһамланып», «Тукай мәхәббәт иде» китаплары һәм мультмедиа җыентыгы белән дә бүләкләделәр.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250