Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгын афәтеннән сак бул

Район башкарма комитеты ел саен язга керер алдыннан торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткәрү турында карар кабул итә.

Анда предприятие, оешма, учреждение, җирле үзидарә җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр өчен ел дәвамында башкарылырга тиешле чаралар конкрет күрсәтелә. Шуның иң мөһиме янгыннарны кисәтү буенча халык арасында дәвамлы аңлату эшләре алып бару, хәвеф була калганда кешеләрне аннан саклану юлларына өйрәтү. Бигрәк тә теләсә-кайда тәмәке тартып, эчеп-исереп йөрүче кешеләргә карата көчле контроль булдырырга кирәк. Электр, газ приборлары янында кечкенә балаларны ялгыз калдыруның фаҗига белән тәмамлану мөмкинлеген онытырга ярамый.
Авылларда ялгызы гына көн күрүчеләр бар. Тирә-күршесе алар хуҗалыгына да даими игътибарлы булсын иде. Инде мичләрнең, алардагы төтен юлларының төзексезлегенең ни дәрәҗәдә куркыныч тудырганын авыл кешесенә сөйләп торасы юк. Кар астыннан чыккан төрле чүп-чарларга теләсә кайда ут төртү дә зур афәт китерергә мөмкин. Гомумән, сак булырга кирәк. Инде ут чыга кала икән, аннан үзеңнең һәм тирә-юньдәгеләрнең дә сәламәтлеген саклап калу тәртипләрен белеп тор. Янгында үлүчеләрнең күпчелеге төтенгә тончыккан була. Димәк, иң элек төтеннән саклану хәстәрен күрергә кирәк. Янгынны сүндерү өчен һәр хуҗалыкта күпмедер запас су, коммы, балчыкмы тоту мәслихәт. Ә җитәкчеләргә бу хакта инструктажлар ел саен җибәреп торыла. Үтәмәсәләр үзләренә үпкәлиләр, штраф салыначак.
Башкарма комитетның бу карарының үтәлеше мәгариф учреждениеләре, мәдәният үзәкләре, гомумән, халык күп була торган урыннар өчен аеруча мөһим. Авылларда машина-трактор паркларында, фермаларда, гомумән, янгын чыгу куркынычы булган һәр җирдә инструктажлар буенча тиешле профилактик чаралар вакытында үткәрелергә тиеш.
Фото: http://www.aptr.ru/studies/safety/ppm_1.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250