Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгында гомере өзелә

4 нче февраль көнне Курмала авылында килеп чыккан янгында кеше гомере өзелде.

Бу үлемгә йорт-җирдә тиешле янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү сәбәпче булды. Әлеге хуҗалыкка авылларда үткән тикшерүләр вакытында янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан берничә тапкыр кисәтү ясалган иде инде. Ләкин тиешле чаралар йорт хуҗасы тарафыннан барыбер күрелмәгән. Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен начар тормыш алып баручы күршеләрегезне игътибарга алырга киңәш итәр идек. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучылар, шулай ук җыелып спиртлы эчемлекләр кулланучылар турында 2-42-01 телефоны аша безгә хәбәр итә аласыз. Авыл җирлеге башлыкларына да бу мәсьәләгә җаваплылык белән карарга киңәш итәбез.
Фото: http://news.rambler.ru/19216732/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250